Чүпрәле чик сакчылары гуманитар ярдәм җыюда бердәмлек күрсәтә
Районыбыздагы төрле елларда чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән ир-егетләр иҗтимагый тормышта да актив катнаша.
Аларны төрле мәктәп укучылары белән очрашуларда, патриотик, спорт һәм мәдәни чараларда күрергә була. Махсус хәрби операция башланган көннән чик сакчылары гуманитар йөк җыюда һәм аны озатуда үзләреннән олы өлеш кертә.
Чүпрәледә бүгенге көндә чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән 300ләп ир-егет яши. Алар тыныч тормышта да үзләрен яхшы хезмәткәрләр, үрнәк гаилә башлыклары, ышанычлы ир-егетләр итеп танытты. Бүген аларның иң олысына да – 50 яшь.
Чик сагы гаскәрләрендә хезмәт итүе катлаулы 90нчы елларга туры килгән Альберт Сөләйманов махсус хәрби операция зонасында булган егетләргә ярдәм итүне вөҗдан бурычы дип саный. Алай гына да түгел, ул илебезнең чик сагында хезмәт итүче ир-егетләрне туплап, гуманитар йөкне озатып йөрүдә шәхсән катнаша, райондаш егетләр белән дә һәрдаим элемтәдә тора.
–Махсус хәрби операция зонасында безнең якыннарыбыз, туганнарыбыз, дусларыбыз, райондашларыбыз. Без берничек тә читтә кала алмыйбыз, без алар белән бергә булырга, ярдәм итәргә тиеш,-ди ул.
Альберт Сөләйманов әйтүенчә, чик сакчылары тарафыннан беренче гуманитар йөк туплау эше 2023 елда башлана. Җәмгысе алар 500 мең сумлык йөк туплаган. Җыелган ярдәм егетләрнең ихтыяҗларыннан чыгып барлана. Алар арасында гигена, төзелеш өчен кирәк-яраклар, әйтик пленка, кадаклар, чүкечләр, степлерлар, пычкылар, чүкечләр, көрәкләр, машина майлары һ.б, һ.б. бар.
Илебез чикләрендә хезмәт итүчеләр хезмәттәшләренең, якташларның якты истәлеген барлау,саклау, яшь буынга җиткерү юнәлешендә дә зур эш алып баралар. Соңгы елларда шуларның бер мисалы булып, районыбызның биш: Шланга, Зур Чынлы, Иске Кәкерле, Түбән Каракитә, Иске Уби авылларында барлык буын чик буе гаскәрләре хөрмәтенә мемориаллар ачылуы тора. 2023 елда шундый ук мемориал район үзәгендә Геройлар Аллеясында да барлыкка килде. Шулай ук, Бөек Ватан сугышы ветераннары, Әфганистан, Чечняда хезмәт иткән егетләрнең якты истәлеге хөрмәтенә алар яшәгән йортларга истәлек такталары да куела.
–Чик сакчысы булып хезмәт иткән ир-егетләребез Россиянең, Татарстанның төрле төбәкләрендә яшиләр. Барлык бәйрәмнәргә кайтып йөри алмасалар да, без аларның ярдәмнәрен һәрдаим тоеп яшибез. Районыбызның һәр авылында диярлек активистлар, инициаторлар бар. Иң актив, матди ярдәм күрсәтүче шундый егетләребездән Марат Зәйнуллинны, Азат Сафинны, Виктор Марковны, Евгений Иванцовны билгеләп үтәсе килә,-ди Альберт Сөләйманов.
Запастагы чик сакчыларының бүгенге көндә менә шулай бердәмлек күрсәтүләре сокландыра, аларга карата ихтирам һәм хөрмәт хисен тагын да ныгыта
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев