Чүп-чар баскан: Чүпрәле районында контейнер мәйданчыклары өчен кем җаваплы?
Билгеле булганча, контейнерлар каты көнкүреш калдыклары түгү өчен куела.
Билгеле булганча, контейнерлар каты көнкүреш калдыклары түгү өчен куела. Чүп-чар савытларына һәм тирә-юненә бакчадан киселгән агач ботаклары, корыган агачлар, төзелеш материаллары ташлау тыела.
Райондагы каты коммуналь калдыкларны җыю буенча, “ПЖКХ” төбәк операторы җәмгыяте җаваплы. Алар 2 берәмлек техникада 100гә якын контейнер мәйданчыгыннан чүп-чарны чыгаралар.
Калдыкларны чыгару расланган график буенча башкарыла. Авыл җирлекләренә техника, шулай ук, билгеләнгән көннәрдә чыга һәм капчыкларга тутырылган чүп-чарны җыя.
Чүп-чар чыгару мәсьәләсенә кагылышлы проблемалар һәрвакыт яшәп килә. Аеруча күңелсез хәлләр яз һәм көз айларында күзәтелә. Бу –куелган контейнерларга каты көнкүреш калдыклары гына салыр урынына агач ботакларын, төзелеш материаллары калдыкларын ташлау. Кайберәүләр бөтенләй контейнер янына гына бушатып китәләр.
Урамнардагы контейнерларны чүп-чарга күмелүен төбәк оператордан күргән булабыз. “Матур гына иттереп” сүгеп тә алабыз. Янәсе, чүпне вакытында чыгармыйлар, өелеп ята ... Бу хәлгә килүдә алар гына гаеплеме?! Әлбәттә, юк...
Онытмагыз – мондый чүп-чарны җыю һәм техникага төяү төбәк операторы бурычларына керми. Контейнерлар безгә барыбызга да яшәгән урыныбызны чиста тоту, халыкка уңайлы булсын өчен куелган. Ә безгә алардан кешечә файдалана белү генә кала.
Бу көннәрдә райондагы чүп-чар конейнерлары тирәсенә күз салсаң, һәр икенчесендә югарыда әйтелгән мисалларны күрергә мөмкин. Контейнерлар тирәсе иске бүрәнәләр, такталар, киселгән агач ботаклары белән күмелеп калган диярлек. Аларны бакчада махсус ясалган мичкәдә яки мунча мичендә генә яксаң, яхшы булмас микән ул?! Билгеле янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк бу очракта.
Сүз дә юк, контейнерлар тирәсен чистартуга райондагы “Данадис” һәм “Фламинго” оешмалары җәлеп ителә. Әмма чүп-чар чыгарылуы була, контейнер тирәсендә икенче көнне үк янә шул ук хәл күзәтелә.
Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамиль Низамов бу уңайдан тиешле чаралар кулланыла башлаячагын белдерде.
–Ничә еллар әлеге вәзгыять белән көрәшәбез, әмма үзгәреш юк. Көндез контейнерлар тирәсе чистартыла, иртәнге якка аны янә тутырып куялар, төнлә белән ташыйлар. Йортыбызны, өй алдыбызны чистарту бик дөрес һәм кирәкле эш, әмма урамыбызны, шул ук кемнеңдер өй каршысында торган конейнер мәйданчыкларын да тәртиптә тотсак иде. Агач калдыклары, төзелеш материалларын, иске җиһазларны кая да итү мөмкинлеге юк икән, урам халкы, тирә-күршеләр бергә тупланып, махсус техника чакырта алалар. Моның өчен безгә җирлеккә мөрәҗәгать итәргә, я булмаса “Данадис”,“Фламинго” оешмаларына шалтыратырга мөмкин. Шәхси техникасы булганнар үзләре дә чүпләрен полигонга чыгара алалар. Бары тик бердәмлек, бер-береңне ишетү, тылау гына кирәк. Ә инде хокук бозучыларны даими күзәтеп торачакбыз, шушы көннәрдә генә ике йорт хуҗасын 3500 сумга штрафка тарттык, шулай ук, видеокамералар да урнаштыру күздә тотыла,-ди Рамиль Низамов.
Исегезгә төшерәбез. 1 апрельдән республикада санитар-икеайлык башланды. Бу чорда туган-яшәгән төбәгебез, тирә-юнебез чиста-пөхтә булсын өчен дип өмәләр, күп төрле чаралар оештырылачак, рейдлар да даими үткәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев