Чүпрәледә “Мәктәп волейбол лигасы” көчлеләрне ачыклады
Чүпрәле-спорт
Районда республика «Мәктәп волейбол лигасы» ның муниципаль этабы узды. Спорт ярышларында район мәктәпләреннән ир-егетләр һәм кызлар командалары катнашты.
Турнирның финал өлешләре 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе спорт залында һәм “Алтын”, “Чемпион” спорт комплексларында оештырылды. Аларда 13 шәр белем бирү учреждениеләре командалары көч сыншты.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча чемпион исемен кызлар арасында Иске Шәйморза урта мәктәбе командасы яулады. 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе волейболчылары көмеш медаль ияләре булдылар. Бронза медале Шланга урта мәктәбе укучыларына эләкте.
Егетләр арасында ярышлар йомгаклары 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе командасының җиңү яулавы белән тәмамланды. 2нче урында– Иске Шәйморза урта мәктәбе, 3нче урында–Зур Аксу урта мәктәбе командалары.
Ярышларның чираттагы зона этабында Иске Шәйморза урта мәктәбенең кызлар командасы һәм 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенеэ егетләр командасы катнашачак.
Ике көн дәвамында турнирга хөкемдарлык иткән мөгаллимнәр Иске Чокалыдан Фәрит Садыйков һәм Марс урта мәктәбеннән Радик Якупов Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Чара кысаларында шулай ук ГТО нормативларын тапшыру өчен мобиль мәйданчыклар эшләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев