Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чуваш Чүпрәлесе авылында яшәүче ир-ат 88 мең сумыннан колак каккан

Райондашыбыз таныш булмаган кеше – “мошенник” тәкъдиме буенча кредит рәсмиләштергән һәм бар булган акчасын ул күрсәткән счетка күчергән

Алданма!

Чуваш Чүпрәлесе авылында яшәүче бер ир-атка таныш булмаган хатын шалтырата. Үзен ул “Саклык банкы” хезмәткәре дип таныта һәм кредит рәсмиләштерү буенча аннан тәкъдим керүе турында әйтә.

Ир-ат “кредит турында берни дә белмим”, дип җавап бирә. Шуннан соң “банк хезмәткәре” аны Владимир Николаевич исемле баш белгеч белән сөйләшүгә күчерә. Ә анысы ирнең банк карталары булу-булмавы турында белешә. Чуваш Чүпрәлесе авылы кешесе исә ике банк картасы барлыгы турында белдерә. Һәм тегенең соравына каршы җавап итеп банк карталарының номерларын һәм анда никадәрле акча барлыгын да әйтә.

Боларны ачыклаганнан соң “баш белгеч” ир-атка акчаларын саклап каласы килсә тиз генә “Саклык банкы”на килергә һәм беркемгә дә әйтеп тормыйча акчаларны банктан алырга кирәклеге турында сөйли. Ир-ат такси тотып банкка килгән арада да элемтәне өзеп тормый үзе. Ир-ат барлык булган – 38000 сум акчасын банкоматтан “салдыргач” та аны нинди счетларга күчерергә кирәклеген сөйләп тора. Һәм райондашыбыз ул әйткән счетларга ике тапкыр 14634,15 сум һәм бер тапкыр 7804,88 сум күләмендә акча күчерә. Тик эш моның белән генә төгәлләнми әле. “Баш белгеч” ир-ат исеменә кредитны кем рәсмиләштермәкче булганын ачыклау өчен, аның  үзенә кредит рәсмиләштерергә тәкъдим итә. Моны да башкара Чуваш Чүпрәлесе авылы кешесе. “Саклык банкы”ннан 50 мең сум күләмендә кредит ала һәм тагын шул ук счетларга күчереп тә куя. Аннан соң да әле яңа тынышы күрсәтмәсе буенча райондагы тагын ике банкка кредит сорап мөрәҗәгать итә ул. Тегеләре исә аның мөрәҗәгатен, бәхеткә каршыдыр инде, кире кага. Шуннан соң “баш белгеч” ир-атка “Саклык банкы”ның яңа карталарын аңа яшәү урынына 2020 елның 30 октябрендә көндезге сәгать 3кә китереп җиткерәчәкләре турында әйтә. Әйтә һәм... “югала”.

Шулай итеп райондашыбыз мошенник корбанына әйләнә һәм инде ул хәзер булган акчаларыннан колак кагуы өстенә, 3 ел буе 50 000 сумны 17,9% арттырып та түләячәк. Ә мошенник кесәсенә райондашыбызның кешегә ышануы, информацияне тикшереп карамавы нәтиҗәсендә 88 000 сум акча керә.

Хөрмәтле райондашлар, сезне алдарга, алдау юлы белэн акчагызга ия булырга омтылганнарын белсәгез, әле акчагызны күчергәнче, «эш узганчы», полиция хезмәткәрләре, туганнарыгыз, ышанычлы кешеләрегез белән киңәшләшегез. Үзегезгә һәм  якыннарыгызга карата игътибарлы булыгыз! Әгәр инде шундый күңелсез очракка тарыгансыз икән, 02, 2-20-45 телефоннарына шалтыратып, район полиция бүлегенә хәбәр итүегез сорала. Шулай ук кәрәзле телефон аша 102 номеры буенча түләүсез шалтыратырга да мөмкин.

Язма Россия Эчке Эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге полиция начальнигы урынбасары Ранис Латыйпов белән берлектә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев