Чүпрәледә янгын фаҗигасе белән бәйле рәвештә гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең утырышы узды
Янгынның килеп чыгу сәбәбе-электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү
Чүпрәле районында янгын фаҗигасе белән бәйле рәвештә гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды.
Исегезгә төшерәбез, 3 гыйнвар иртәсендә, Чүпрәле районының Зур Аксу авылында шәхси йортларның берсендә янгын чыкты. Анда 1937 елгы олы яшьтәге хатын-кыз һәлак булды.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, янгынның килеп чыгу сәбәбе-электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү. Йорт тулысынча янып бетә. Янгын мәйданы 100 кв. м. тәшкил итә.
Район башлыгы Марат Гафаров рәислегендә узган киңәшмәдә янгын куркынычсызлыгы буенча өстәмә чаралар куллану кирәклеге турында фикер алыштылар.
Утырышта 114 номерлы янгын часте җитәкчесе Роман Колпаков һәм «Кайгырту» үзәге җитәкчесе Илгизәр Вафин доклады тыңланды.
Авыл җирлекләре башлыкларына һәм тиешле территорияләрдә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен җаваплы башка вазифаи затларга Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча полиция участок уполномоченныйлары белән берлектә районда яшәүчеләр арасында янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик эш алып бару буенча рейдлар үткәрү, шулай ук халыкка янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлату максатыннан йортларны карап чыгу турында карар кабул ителде. Аеруча күпбалалы, матди якланмаган гаиләләргә, ялгыз яшәүче өлкәннәрне күз уңында тотарга кирәклеге әйтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев