Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә уҗым культуралары торышы ни хәлдә?

Урамда салкын һава торышы тора, шуңа да карамастан, район кырларында көзге бөртекле культураларны саклау буенча эш алып барыла. Әлеге уңайдан безнең районда хәлләр ничек торуы турында сөйләвен сорап без "Россельхозцентр"ның Чүпрәле филиалы әйдәп баручы агрономы Илгиз Азизовка мөрәҗәгать иттек. Римма Мәүлетова

 

 - Райондагы “Россельхозцентр” белгечләре тарафыннан көзге культуралар чәчүлекләренең фитомомониторингы алып барыла. Үсемлекләрнең тереклек сәләтен тетразол белән буяу юлы аша тикшерәбез һәм үстереп карау өчен монолитлар алабыз. Февральдә ай дәвамында район территориясендә көчле кар явулар күзәтелде,  аз гына салкынча һава торды,-ди Илгиз Азизов. - Бүгенгесе көнгә соңга калып чәчелгән мәйданнардан тыш, чәчүлекләрнең торышы яхшы хәлдә.

Районда барлыгы 8 мең 480 гектарда уҗым культуралары чәчеп калдырылган. Бүгенге көндә белгечләр уҗым культураларының  3 мең 869 гектары – яхшы хәлдә дип бәяли. 3 мең 481 гектардагы уҗымнарның торышы канәгатьләнерлек дип билгеләнә. 1130 гектар мәйдандагы уҗым культуралары – начар хәлдә.

Белгеч әйтүенчә, соңгы күзәтүләр һәм анализлар нәтиҗәләре буенча уҗымнарның торышы тотрыклы.

- Үсемлекләр саны бер квадрат метрга 361-475 берәмлек туры килә, кар биеклеге - 50-55 см, кырлар 100 процентка кар белән капланган, туң тирәнлеге - 65 см.ны тәшкил итә, туфрак температурасы  -0,5, -1 градус. Боз кабыгы күзәтелми, шикәр күләме - 23-25 процент, үсемлекләрнең һәлак булуы 3 -4 проценттан артмый.

Кар капламының биеклеге, уҗым культуралары чәчүлекләрендә хәвеф тудыра, ул норма буенча 20-35 см булырга тиеш булса, бүгенге көндә -50-55 см.ны тәшкил итә.

Кар катламының тирәнлеге туфракта югары температура режимын саклау өчен шартлар тудыра, бу исә үсемлекләрдәге шикәр күләменең күпләп тотылуына һәм үсемлекләрнең көчсезләнүенә китерә.

Кышлау тыныч уза, климат шартлары әлегә күзәтелмәгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев