Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә штраф түләмәүче 79 шофер җәзага тартылды

Россия Федерациясе Административ хокук бозулар колексының 20.25 маддәсе турында шоферларның күпчелеге яхшы белә.

Анда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен машина йөртүчеләргә бирелгән штрафларны вакытында түләмәгән өчен җаваплылыкка тарту турында әйтелә. Хәзер гаепләнүчеләрнең "хәленә" керү максатыннан Хөкүмәт яңа закон да кабул итте. Штрафың белән 20 көн эчендә исәп- хисап ясыйсың икән, ул вакытта штраф суммасының 50 процентын гына гына түләргә туры килә. Ә менә билгеләнгән вакытта, яъни 60 көн дәвамында да гөнаһыннан арынмаучылар ул сумманы икеләтә арттырып түлиячәкләр. Әлбәттә, намуслы шоферлар өчен бу бик кулай. Тик нигәдер машина йөртүчеләрнең кайберләре моны аңлап җиткерми. Автоинспекция начальнигы Анатолий Михайлов әйтүенә караганда, быелның дүрт аенда гына да әлеге маддә буенча 79 шофер җавапка тартылган. Алар арасында штрафларын икеләтә арттырып түләүчеләр дә, мәҗбүри эшкә тартылучылар да бар, берничәсен, хәтта рәшәткә артына ук утыртканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев