Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары математикадан БДИ тапшырдылар

Район мәктәпләрен быел 95 укучы тәмалый.

Бүген, 2022 елның 23 мартында ата-аналар математика фәненең база өлеше буенча БДИ тапшырдылар.

Имтихан 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә "Бергә имтихан тапшырабыз. Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне» акциясе кысаларында узды.

Чарада район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Халитов катнашты.

–Быел Бөтенроссия акциясе алтынчы тапкыр уза. Акция мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан оештырылды.  Әлеге чараның төп максаты-ата-аналарны Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру процедурасы белән таныштыру, - диде Илсур Халитов.

Ул билгеләп үткәнчә, быел БДИ үткәрүдә әлләни яңалыклар юк. Имтиханнар, барлык кагыйдәләрне үтәп, Роспотребнадзор таләпләре нигезендә узачак.

Чын БДИдагы кебек үк, бөтен процедураны әти-әниләр дә үтте. Башланыр алдыннан алар термометрия ярдәмендә тикшерү уздылар,  барысы да медицина битлекләрендә булды, дистанция үтәлде.

Ата-аналар БДИ үткәрү тәртибе белән таныштылар: керү режимы, теркәлү һәм аудиторияләрдә утырту, инструктаж, бланкларны тутыру белән таныштылар. 

Район мәгариф бүлеге методисты Фәния Низамова БДИ тапшыру кабинетына узгач, имтихан барышында контрольнең ничек алып барылуы, имтихан материалларының ничек басылуы һәм эшкәртелүе турында сөйләде. Оештыручылар документларны дөрес рәсмиләштерү тәртибен аңлаттылар.

- БДИга әзерлек вакытында чыгарылыш сыйныф укучыларында  белем генә түгел, дөрес психологик кәеф тә, үз көчеңә ышаныч та зур әһәмияткә ия. Биредә гаиләнең роле бәяләп бетергесез, - диде Фәния Низамова.

Шуннан соң ата-аналар тест биремнәрен үтәргә кереште. Дөрес, аларга БДИ биремнәренең кыскартылган варианты гына тәкъдим ителде. Барлык биремнәрне үтәүгә 40 минут вакыт бирелде.  Тест имтиханында 10дан артык ата-ана катнашты.

- Быел кызым Диана 11 сыйныфны тәмамлый. БДИга узган елдан әзерләнә башладык. Интернет аша әзерләнә, махсус видеодәресләр карый, алар буенча биремнәр ясый һәм мәктәптә өстәмә рәвештә укытучылар белән консультацияләр узалар.  Бүгенге биремнәрне үтәү  авыр булды, - дип сөйләде Иске Чүпрәледән Гөлия Фәизова.

- Безнең гаиләдә өч бала. Быел олы кызыбыз мәктәпне тәмамлый. Безнең өчен бу бик дулкынландыргыч һәм бераз куркыныч, бигрәк тә имтиханнар. Шуңа күрә үзем дә бу сынауны узарга булдым. Дөресен генә әйткәндә, җиңел түгел. Әмма без моны башкарып чыгачакбыз. Бу безнең өчен биремнәрне хәл итү авыр, ә балалар өчен алай ук авыр булмас дип өметләнәм. Чөнки алар аларны көн саен мәктәптә аларны эшлиләр. Иң мөһиме- психологик кәеф,-дип билгеләп үтә Альбина Шәрәфетдинова.

Сынау имтиханы тәмамланганнан соң, фән буенча экспертлар шунда ук әти-әниләрнең эшләрен тикшерде. Математика укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Светлана Журавлева: "Гадәттә, хаталар бирем шартларын игътибарсыз уку аркасында килеп чыга. Дулкынлану һәм психологик киеренкелек катнашучыларның бирем шартын еш кына дөрес аңламавына китерә. Нәтиҗәдә, белем буенча түгел, ә игътибарсызлык буенча баллар кими ".

2022 елда Чүпрәле районында мәктәпләрне 95 укучы тәмамлый. Чыгарылыш сыйныф укучылары БДИны 26 майдан тапшыра башлаячак. Бу көнне химия, әдәбият, география фәннәреннән 18 укучы сынау узачак.  30 майда рус теле буенча БДИ узачак, 2 һәм 3 июньдә чыгарылыш сыйныф укучылары профильле (46) һәм база математикасын (49) тапшыра.

6 июньдә 19 чыгарылыш сыйныф укучысы - физика, ә 6сы тарих буенча БДИ тапшыра. 9 июньдә 37 чыгарылыш сыйныф укучысы җәмгыять белеменнән БДИ тапшырачак. 14 июнь-биология буенча БДИ булачак, 21 чыгарылыш сыйныф укучысы шушы сынауны узачак, өчесе инглиз теленнән язма өлеш язачак. Инглиз теленең икенче өлеше 16 июньдә узачак. 20 июньдә информатика һәм ИКТ буенча БДИ узачак, аны җиде чыгарылыш сыйныф укучысы сайлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев