Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

«Чернозем...»

Армия сафларында хезмәт итеп кайткан чордан кырык ел вакыт үтеп киткән. Алты көннән алтынчы дистәне тутырам.

Әлеге вакыйга уңаеннан туган-тумачалар белән генә бер җыелып та аласы иткән идек. Табын хәстәрен күрү, азык-төлек юллап, кибетләрдә йөрү бурычы миңа йөкләнгәнлектән, кулга исемлек тотып, шулар артыннан йөреш. Юл уңаеннан Колхоз базарындагы балык кибетенә дә сугылдым. Берәр төрле затлырак балык та алырга иде исәбем. Хатынның ≪Кызыл уылдык та ярый≫ дигән сүзләре дә колакка кереп калган. Шулар белән кызыксынып йөргәндә, күзем кара уылдык консервысына төште.

Кечкенә генә үзе, ян-ягына матур гына балык рәсеме  дә ябыштырылган. Бәясенә күз салам. Дүрт урынлы сан күреп гаҗәпләнәм. Сатучы ялгышкандыр, өтерен куярга оныткандыр, дип уйлыйм эчтән генә. Шулай да кызыксыну өстен чыга, каршыма килеп баскан сатучыдан: “Кара уылдыкның бәясе күпме тора, дөрес күрәмме икән?” - дип сорыйм.

– 8510 сум, – ди ул.

– Шушы кечкенә генә банкамы?

– Әйе.

– Карарга, язуларына күз салырга ярыйдыр бит, – дим аннары кыю гына.

Сатучы миңа шикләнебрәк карап куя да борын астыннан гына:

– Мөмкин, – ди, пыяла шкаф-суыткычның капкачын ачкыч белән ачып, бер кара уылдык банкасын алып, миңа суза.

“Йөз егерме биш граммлы шушы кабымлык алтын бәясе торсын инде, ә...” дигән уйлар белән мин консервы банкасына ябыштырылган этикетканы укырга тырышам. Аннары: Бик вак хәрефләр белән язылган шул, күзләр күрми”, - дигән булып, затлы калай савытын сатучыга кайтарып бирәм.

– Миңа кызылын бирегез, – дим.

Әлеге күренеш күңелгә кереп калган күптәнге бер кызык вакыйганы искә төшерде.

Элек урып җыю эшләренә солдатларны тарту, хәрби техниканы файдалану практикасы бар иде. Без, мәсәлән, Байконурдан бер эшелон техника,нигездә йөк ташу машиналары, йөзләгән солдат-шофер, әүвәл Саратов өлкәсендәге колхоз басуларында ашлык, аннары Әстерхан шәһәрендә кавын-карбыз, яшелчә уңышын җыюда катнашкан идек.

Саратов янында палаткалар корып яшәсәк, биредә безне бушап калган пионер лагерена (сентябрь башы бит) урнаштырдылар. Без, элемтәче-радистлар, турыдан-туры командирга гына буйсынабыз. Шуңа күрәдерме, әллә аерым бер ышаныч күрсәтүе булгангамыдыр, рота командиры үз бүлмәсен җыештыруны миңа йөкләде.

Мин бу эшкә дә бик җаваплы карый идем. Бүлмәне җилләтәм, дымлы чүпрәк белән тузаннарны сөртәм, идәннәрне юам, чүпне түгәм дигәндәй... Лагерьга урнашуыбызга бер атна булдымы икән, командир чакыртып алды. Йөгереп килдем, честь бирдем... рапортны тыңлап тормады, бүлдереп:

 – Минем бүлмәне сез җыештырасызмы? – дип сорады.

– Әйе, иптәш майор, – дим.

– Менә монда бер төргәк куйган идем. Кайда ул?

– Мин хәзер, – дидем дә бүлмәдән чыгып йөгердем.

Ике минут та үтмәгәндер, манма суга батып килеп тә кердем.

– Шушымы, - дим, – иптәш командир?

– Әйе, шушы. Син аны кая куйган идең?

– Бер пакет “чернозем” (кара җир) нишләп әле түр башындагы тәрәзә төбендә тора, дип, башта аптырап калдым. Идәнгә алып куйдым, майланып калган тәрәзә төбен  әйбәтләп сөрттем... бүлмәне җыештырып чыккач... чебеннәрне куып чыгаргач, башка чүп-чар белән бергә мин бу төргәкне дә чүплеккә илтеп ташладым...

– Ничек инде? – дип гаҗәпләнде ул.

– Кап-кара булгач, ялтырап та торгач, мин аны чыннан да кара җир – “чернозем” дип уйладым... Татарстанда, мин яшәгән районда...

Ул мине бүтән тыңлап тормады. Елмаюын яшерергә теләпме, әллә минем шулчаклы беркатлылыгыма, аңгыралыгыма гаҗәпләнепме, яны белән борылды да, кулын селтәп:

– Барыгыз, эшегездә булыгыз, – диде.

Кич белән безнең бүлмәгә ротаның комсомол секретаре старшина Гаврилов килеп керде, ул миңа карап көлә дә көлә. Әйтергә теләгән фикерен азагына кадәр әйтеп бетерә алмый.

Баксаң, мин чүплеккә илтеп ташлаган пакетта кара уылдык булган икән. Аны командирларга, шәһәр мэры белән очрашканнан соң, күчтәнәч итеп биреп җибәргәннәр. Кило ярым чамасы булгандыр ул.

Елга-диңгез күрмәгән авыл малае буларак, кара уылдыкның нәрсә икәнен каян белим инде мин?!

Исемен дә, ашый торган бик затлы ризык икәнлеген дә беренче мәртәбә шунда гына – Әстерханда ишеттем. Ә  икенче көнне моның чыннан да шулай булуына бүлмәне җыештырырга кергәч инандым. Бер  литрлы банкага тулар-тулмас итеп тутырылган иде ул.

Старшина аһ-ух килеп сөйләгәч, мин, кесә төбенә салып, бер телем ипи дә алган идем әле, шуның очына эләктергәләп, капкалап карадым. Авылыбызның сельпо кибетендә сатыла торган кильки тәменнән тыш әллә нәрсә татый алмадым...

Ә бәясе? Ул чакта да шулай кыйбат булдымы икән? Димәк, мин бер чәшке тун алырлык кара уылдыкны чүп савытына чыгарып томырган булам түгелме соң?

Мидхәт Садыйков

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев