Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Бөтенроссия авыл Сабан туе Пензада узачак

Сабан туен оештыручылар Россиянең 50 төбәгеннән 70 меңгә якын кунак җыярга ниятли.

27 июньдә Пенза өлкәсенең Кузнецк районы Кече Труев авылында узачак XVI Бөтенроссия авыл Сабан туен оештыручылар Россиянең 50 төбәгеннән 70 меңгә якын кунак җыярга ниятли.

«Барыгызны да Сабан туена чакырабыз! Бу - уртак бәйрәмебез. Пенза өлкәсеннән генә түгел, күрше төбәкләрдән дә кунаклар килеп дип ышанам», - диде Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе, ТР вице-премьеры Васил Шәйхразыев.

Бәйрәмдә ТР Дәүләт камера хоры, «Казан» бию ансамбле, «Мириданс» халык бию ансамбле, «Татарстан» бию ансамбле, «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм башка коллективлар, артистларның чыгышлары планлаштырылган.

Барлыгы ун милли утар оештырыла. Моннан тыш, халык һөнәрләре күргәзмә-ярминкәсе, татар милли ризыкларын дегустацияләү, хәрби һәм авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе, милли мәдәниятләр фестивале, балалар Сабан туе мәйданчыгы эшләячәк, милли көрәш ярышлары, ат чабышлары, шулай ук кул көрәше, аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, баганага менү һәм башка традицион халык уеннары үткәреләчәк.

Пенза өлкәсе Кузнецк районы Кече Труев авылында бәйрәм 27 июньдә 10:00 сәгатьтә башлана. Шул ук районда танылган татар язучысы Гадел Кутуйның туган авылы – Татар Кынадысы урнашкан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев