Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

«Болгар радиосы» җиңүчеләрдә кунакта: Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында бәйрәм концерты узды

Чараның сәбәбе-Кече Чынлының «Яңа елга Болгар радиосы белән бергә»конкурсында җиңүе.

Яңа ел алдыннан Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында «Болгар радиосы» хезмәткәрләре, иртәнге «Иртәнге чәй» тапшыруын алып баручылар һәм танылган татар эстрада артистлары катнашында зур концерт булды. Ике сәгатьтән артык алар тамашачыларга иң якты хисләр һәм бәйрәм кәефе бүләк иттеләр.

Чараның сәбәбе-Кече Чынлының "Яңа елга Болгар радиосы белән бергә"конкурсында җиңүе. Конкурста катнашу өчен яңа ел бизәлеше белән видео җибәрергә кирәк иде. Алып баручылар әйтүенчә, килгән барлык эшләр арасыннан иң яхшылары сайлап алынган, болар: Чистай районыннан, Әгерҗе районыннан һәм Чүпрәле районының Кече Чынлы авылыннан. Өч көнлек тавыш бирү нәтиҗәләре буенча нәкъ менә Кече Чынлы авылы җиңү яулады.

Бүген авыл клубында йорт хуҗалыкларын иң яхшы бизәү буенча бүләкләү тантанасы да узды. «Чынлы» җәмгыяте җитәкчесе Барис Гафуров барлык катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм авыл халкының ноябрьдә кар әле яумаган вакытта ук әзерләнә башлавын билгеләп үтте.

"Уңыш үзе килми-ул хезмәт белән ирешелә. Безнең авылда иң тырыш халык яши, шуңа күрә без югары нәтиҗәләргә ирешәбез, авылыбзы бүгенге көндә республика күләмендә танылган авылларның берсе, шуның белән горурланабыз да", - диде Барис Гафуров.

Махсус комиссия бизәлгән йортлар арасыннан 1,2,3 урын призерларын билгеләгән, шулай ук иң актив катнашучылар, иң әйбәт бизәлгән учреждениеләр дә аерым билгеләп үтелде. Барлык җиңүчеләр дә акчалата бүләкләр алды.

«Киләсе елда авылыбыз тагын да матуррак һәм яктырак булыр дип ышанам", - дип ассызыклады җитәкче.

«Болгар радиосы» алып баручылары шулай ук конкурста җиңгән өчен «Чынлы» җәмгыяте  җитәкчесе Барис Гафуровка бүләкләр тапшырдылар, мондый лидерлар ярдәмендә авылларыбыз үсәр һәм чәчәк атар, дип билгеләп үттеләр.

Концерт артистларның чыгышлары һәм яраткан җырлары белән тулган җылы, бәйрәм рухында узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев