Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Бөгелмә районында яңа Башкарма комитеты җитәкчесе сайланды

Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов катнашты.

 

Бөгелмә районы башкарма комитетына яңа җитәкче сайладылар

Фото: Бөгелмә районы матбугат хезмәте

Бүген Бөгелмә муниципаль районы советының дүртенче сессиясендә депутатлар башкарма комитетның яңа җитәкчесен раслады. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Конкурс комиссиясе карауга ике кандидатура тәкъдим итте – Руслан Масалимов һәм Илфар Кәримов. Алар Бөгелмә районын үстерү программасы белән чыгыш ясады. Ачык тавыш бирү нәтиҗәсендә депутатлар бертавыштан Руслан Масалимовны хуплады.

Яңа сайланган башкарма комитет җитәкчесе ышаныч өчен депутатларга рәхмәт белдерде һәм муниципалитет иминлеге өчен нәтиҗәле эшләүдә барлык көчне, тәҗрибәне һәм белемне кулланачагын ассызыклады.

Моннан тыш, сессия көн тәртибендә депутатлар республиканең законнарындагы үзгәрешләргә ярашлы рәвештә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең яңартылган составын раслады. Комиссияне Дамир Фәттахов җитәкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев