Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан Чүпрәледә тантаналы чаралар узачак
Бәйрәм чаралары
8 майда бәйрәм чаралары авыл җирлекләрендә оештырылачак.
9 майда 10.00 сәгатьтә тантаналы чаралар район үзәгендәге Мәңгелек ут янында митинг белән башланачак, аннан соң Үзәк урам буйлап, Җиңү парады узачак.
Бөтендөнья «Үлемсез полк» акциясе быел районда онлайн-форматта узачак. Сугышта катнашучы райондашларыбызның фотосурәтләрен махсус стендта урнаштырылачак.
Төп мәдәни чаралар исә «Чүпрәле» паркында булачак. Биредә масштаблы концерт программасы тәкъдим ителәчәк. Биредә район халкы һәм кунаклар өчен музей, архив бүлеге тарафыннан әзерләнгән бай эчтәлекле күргәзмә эшлиячәк. Шулай ук, хәрби хәрәкәтләр ветераны Виктор Петуховның шәхси күргәзмәсе белән дә танышып булачак. Чүпрәле тармак технологияләре техникумы исә бәйрәмдә катнашучыларны кыр кухнясы белән сыйлаячак.
Бәйрәм «Чүпрәле» паркында кичке якта да дәвам итәчәк. «Җиңү вальсы» һәм бәйрәм концерты оештырылачак.
Моннан тыш, Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаровның тыл хезмәтчәннәре һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашуы да планлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев