Аттестатны махсус хәрби операциядә катнашучылар БДИ тапшырмыйча гына алачак
Кабул ителгән карар дәүләтнең махсус хәрби операциядә катнашучыларга индивидуаль якын килүен күрсәтә.
Укуны тәмамлаучы хәрби хезмәткәрләр бердәм дәүләт имтиханын тапшырмыйча гына аттестат ала алачак. Шул ук вакытта аларның югары уку йортларына керү өчен БДИ тапшыру хокукы сакланачак, дип хәбәр итте Мәгариф министрлыгы эксперты, махсус хәрби операция катнашучысы Иван Бондюков.
Аның сүзләренчә, карар хәрби хезмәткәрләргә психологик йөкләнешне киметүгә юнәлдерелгән.
«Арадаш аттестация кертү махсус хәрби операциянең һәр катнашучысына белем турында документны вакытында һәм бернинди каршылыкларсыз алачагын гарантияли», – диде Бондюков ТАСС белән әңгәмәдә.
Ул шулай ук аларның хәрби бурычларны үтәү аркасында имтиханнар уздыру пунктларына бару мөмкинлеге булмавын билгеләп үтте. Эксперт фикеренчә, кабул ителгән карар дәүләтнең махсус хәрби операциядә катнашучыларга индивидуаль якын килүен күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев