Атлар турында кызыклы фактлар
Атлар–гаҗәеп хайваннар
Әгәр тарихка күз салсак, кешенең ат белән дуслыгы безнең эрага кадәр 5000 ел элек башланган. Бу турыда тау куышларында ясап калдырылган борынга рәсемнәр сөйли.
*Җир шарында бу хайванның иң кыска сүз белән атап йөртүчеләре – төрки халык, татарлар. Без аны “ат” дибез. Иң озыны Көньяк индеецлары телендә — “Оквилауп акламарукоаллунакланата”.
*Ат төшне төсле итеп күрә.
*Ат 60 км/сәг тизлек белән чаба һәм 2,5 метр биеклеккә сикерә ала.
*Ат күз, борын, ияк, колак тирәсендә урнашкан озын төкләре (антенналары) ярдәмендә сизә.
*Ат якыннан яхшы күрә: хәтта кешенең ым, ишарәсен тоя ала. Әмма ерактан начар күрә.
*Ат алда, артта, уңда, сулда, аста, өстә нәрсә барын тигез дәрәҗәдә яхшы күрә.
*Кояш яктысы күзен чакмый.
*Атның иң куркыныч җан иясе – умарта корты. Әгәр берьюлы дистәләп умарта корты һөҗүм итсә, ул үләргә мөмкин.
*Ат басып йоклый.
* Атлар бер-берсеннән бәйсез рәвештә колакларын хәрәкәтләндерә һәм аларны 180 градуска әйләндерә беләләр. Чөнки аларның колакларында 10 төрле мускул бар (кешедә нибары 3).
* Тарихка рәсми рәвештә кергән иң өлкән атка 62 яшь булган. Бу 1760-1822 елларда Англиядә яшәгән Иске Билли исемле ат. Билли авыр йөк ташучы булган һәм баржаларны каналлар буйлап өскә-аска ташыган.
* Ат көтүендә һәрвакыт сакчы бар. Бер ат, башкалар ял иткәндә, ашаганда яки йоклаганда, һәртөрле куркынычларны даими күзәтеп торачак.
* Атлар 3 сәгатьтән артык ач була алмый. Ат ашказаны дөрес эшләсен өчен, аларда һәрвакыт ризык булырга тиеш. Озак вакыт ашамыйча яшәгән атларда һәрвакыт диярлек ашказаны җәрәхәтләре барлыкка килә. Чөнки җыелган ашказаны кислотасы ашказаны лайласын ашый башлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев