Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Анатолий Михайлов: «2025 елда Чүпрәледә 12 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән»

Районда «Яшәү өчен инфраструктура» милли проектының максатчан күрсәткече артмады.

Россия Эчке эшләр бүлегенең Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ идарәсе начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов белән республика, район юлларындагы вәзгыять һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чаралары турында сөйләштек.

– Анатолий Николаевич, 2025 ел юл хәрәкәте иминлеге юнәлешендә нинди эзләр калдырды?

—2025 ел дәвамында район территориясендә 12 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, анда 3 кеше һәлак булды һәм 11 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды, шул исәптән 1 балигъ булмаган бала зыян күрде. 2024 ел белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәте саны 4 фактка, һәлак булучылар саны 2 дән 3 кә кадәр артты, зыян күрүчеләр саны 2024 ел дәрәҗәсендә калды. Районда «Яшәү өчен инфраструктура» милли проектының максатчан күрсәткече артмады.

–Юлларда күпчелек очракта нинди хокук бозулар ешрак күзәтелә?

– 2025 елдагы юл-транспорт һәлакәтләренең төп төрләре булып, каршы як полосага чыгу, транспортның юлдан төшеп китүе, юлдагы киртәгә бәрелүләре, руль артына исерек килеш утыру тора. Һәлакәтләрнең күпчелеге дүшәмбе, җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәренә туры килә. Шуңа бәйле рәвештә, без максималь күләмдә юлларга бу көннәрдә экипажлар куюны күздә тотабыз, “Тоннель”, “Каршы як полоса” һ.б. шундый профилактик рейдлар үткәрәбез.

–2025 елда исерек килеш машина белән идарә итүче ничә кеше тотылды? Аларга нинди җәза билгеләнә?

–2025 елда исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә итүнең 53 факты ачыкланды, бу 2024 ел белән чагыштырганда 9 фактка күбрәк.Исерек килеш автотранспорт артына утыручылар өчен җәзалар бик каты. Машина йөртүче транспорт белән идарә хокукыннан мәхрүм ителә һәм шуның өстенә 45 мең штрафка тартыла. Кабат права алу хокукы 1,5-2 елдан соң гына бирелә.  2025 елда республикада мототранспорт йөртүчеләр гаебе белән аварияләр саны артуы да күзәтелде.  Үткән ел  Иске Чүпрәле-Татар Шатрашаны автоюлында исерек килеш мотоцикл артына утырган райондашыбыз каршы як юлга чыгып, автомобиль белән бәрелешә һәм һәлакәт урынында ук вафат булды.  Райондагы юлларда да мопедларда, скутерларда йөрүчеләр шактый. Бу уңайдан да комплекслы эш дәвам итәчәк.

– Балалар белән юл-транспорт һәлакәте буенча статистика нинди?

– Кызганычка каршы, саннар бер дә куандырмый. Үткән ел Татарстанда балалар катнашы белән 465 авария булган, 15 һәлак булучы, 497 зыян күрүче теркәлгән.  Районыбызда да мондый төр юл-транспорт һәлакәте теркәлде, анда 1 бала зыян күрде. Статистика буенча,  җәяүле бала катнашындагы һәр өченче юл-транспорт һәлакәте аның саксызлыгы аркасында килеп чыга, моның сәбәбе булып, баланың юлда әти-әнисеннән башка йөрүе, я булмаса юл кагыйдәләрен белмәве тора. Шуңа да, әти-әниләрдән балалары белән юлда йөрү кагыйдәләре турында сөйләшүләрен сорыйм. Автоинспекторлар, юл хәрәкәте иминлеге белгечләре тарафыннан да бу уңайдан күп төрле чаралар үткәрәбез. Балалар бакчаларында, мәгариф учреждениеләрендә төрле әңгәмәләр, тематик дәресләр үткәрелә. Балалар катнашында яшь юл хәрәкәте инспекторлары (ЮИД)  белән берлектә урамнарда төрле акцияләр уза.  Әмма, беренче чиратта – ул ата-аналарның җаваплылыгы булып тора.

–Район юлларында аварияләрне киметү өчен нинди чаралар күрелә, куркынычсызлык ничек тикшерелә?

– Автоинспекторлар һәрдаим юлларда кизү тора. Юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга, куркынычсызлык каешлары эләктермәүчеләргә, җәяүлеләргә  зур игътибар бирелә. Без торак пунктлар эчендә узучы төбәк әһәмиятендәге юллар участокларын да тикшерәбез,  җитешсезлекләрне барлыйбыз. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы – ул көндәлек хезмәт, үзара хөрмәт һәм тәртип. Чүпрәлеләрдән юлларда игътибарлы булуларын һәм кагыйдәләрне төгәл саклауларын сорыйбыз. Юл хаталарны гафу итми, шуны онытмыйк!

–Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев