Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

“Ана капиталы”н ай саен, бүлеп алу мөмкин

2019 елның тугыз аенда республика Пенсия фондына “Ана капиталы”ннан айлык акча алу өчен 759 гаиләдән гариза кергән.

Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда гаризалар саны өч тапкырга арткан. Быел гаиләләргә түләү чыгымнары сентябрьгә 49,5 млн. сум тәшкил иткән.

«Ана капиталы»ннан айлык бирелә торган түләүләрне гамәлгә ашыру барышында барлыгы 1143 гаилә акчалата түләүне сорап мөрәҗәгать иткән.

Исегезгә төшерәбез, айлык түләүгә гаризаны гаиләдә икенче бала туганнан соң 1,5 ел дәвамында, теләсә кайсы вакытта, бирергә була. Пенсия фондына “Ана капиталы”на сертификатны алганнан соң алты ай эчендә мөрәҗәгать керсә, акчалата түләү бала туганнан яки уллыкка алынган көннән бирелә. Ә инде алты ай тулып үткәннән соң гына мөрәҗәгать иткән очракта, түләүләр гариза биргән көннән санала башлый. Акчалата түләү Россия кредит оешмасындагы “Ана капиталы” сертификаты хуҗасы счётына күчерелә.

Ай саен бирелә торган акчалата түләү сертификат хуҗасының яшәү урынына бәйсез рәвештә, теләсә кайсы клиент хезмәтендә яки Пенсия фонды идарәсендә кабул ителә. Түләү өчен Россия Федерациянең Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша да мөрәҗәгать итәргә була. «Ана капиталы»н алу хокукына ия булган, әмма сертификат рәсмиләштермәгән гаиләләр моны айлык түләү өчен гариза бирү белән бер үк вакытта эшли ала.

2020 елдан башлап тагын да күбрәк гаилә ай саен акчалата түләү сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлегенә ия булачак. “Ана капиталы” программасына тиешле төзәтмәләр быел кабул ителде. Аның нигезендә, бер кешегә түләү хокукын бирүче гаиләдә максималь айлык керем 1,5 яшәү минимумы белән түгел, ә ике яшәү минимумы белән чикләнә. Түләү вакыты да ике тапкырга озая –аны икенче бала өч яшькә җиткәнче, ай саен бүлеп алып барырга мөмкин.

«Безнең районда шундый айлык түләүләрне бер гаилә ала», -диделәр Пенсия фондының район бүлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев