Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Америка өрәңгесе өчен штраф салачаклар

Моннан тыш, милекче куркыныч үсемлекләрнең таралуына каршы чаралар күрмәсә, суд карары белән җир кишәрлеген тартып алу мөмкинлеге дә каралган.

Рослесхоз Россия урманнарында юкка чыгарылырга тиешле чит үсемлекләр исемлеген әзерләгән. Әлеге исемлектә Сосновский борщевигы һәм  Америка өрәңгесе кергән.

Әлеге үсемлекләр инвазив дип таныла — алар урман экосистемасына зыян китерә һәм башка төрләрне кысрыклап чыгара ала. Шул сәбәпле, дәүләт аларга каршы көрәш чараларын көчәйтә.

Экологлар Америка өрәңгесен «урман террористы» дип атый. Башка агачлардан аермалы буларак, ул тирә-юньдәге барлык тереклекне үтерә торган токсиннар бүлеп чыгара.  Өстәвенә,  ул куәтле аллергенга ия, язын меңнәрчә кеше аннан интегә.

 

Яңа таләпләр 1 марттан гамәлгә керәчәк федераль канун кысаларында билгеләнә. Закон нигезендә, җир кишәрлекләре хуҗалары куркыныч үсемлекләрне юк итәргә мәҗбүр булачак. Таләпләрне үтәмәгән очракта зур штрафлар каралган.

Рослесхоз илнең барлык урманлы районнарында әлеге үсемлекләрне ачыклау, аларның таралуын кисәтү һәм юкка чыгару буенча системалы эш алып барырга куша. Документта күрсәтелгәнчә, Америка өрәңгесе һәм борщевик инде 43 урман районының якынча өчтән берсендә теркәлгән.

Әлеге кагыйдәләр 2025 елның 31 июлендә Россия Президенты имзалаган 294 нче Федераль законны гамәлгә ашыру максатыннан әзерләнгән. Закон таләпләрен үтәмәгән очракта штрафлар күләме болай билгеләнә: гражданнар өчен — 20 меңнән 50 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен — 50 меңнән 100 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен — 400 меңнән 700 мең сумга кадәр.

Моннан тыш, милекче куркыныч үсемлекләрнең таралуына каршы чаралар күрмәсә, суд карары белән җир кишәрлеген тартып алу мөмкинлеге дә каралган.

“Шәһри Казан” газетасыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев