Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Актив кешенең гомере дә озын була

«Россия пенсионерлары берлеге» Чүпрәле бүлегенең чираттан тыш конференциясендә лаеклы ялда булучыларны актив тормыш рәвешенә тарту мәсьәләләрен карадылар, яңа җитәкче сайладылар

Ветераннар

Безнең район пенсионерлары федераль һәм төбәкара программаларны тормышка ашыруда, шулай ук төрле мәдәни, спорт чараларын үткәрүдә актив катнашалар. Бүгенге көндә пенсионерларның җирле бүлекчәсе составында 433 әгъза исәпләнә.

– Узган чорны актив һәм киеренке эш еллары буларак тасвирларга мөмкин. «Россия пенсионерлары берлеге»нең  берничә елларга планлаштырылган «Өченче буын университеты», «Хезмәт һәм физик активлык – сәламәтлек һәм озын гомерлелек формуласы», «Хокукый ярдәм һәм хокукый мәгърифәт» проектларын тормышка ашыру дәвам итте.  Эшебезнең нәтиҗәсе булып “Җирле бүлекчә эшчәнлеген иң яхшы оештыру буенча”  республика конкурсында  2017-2018 елларда призлы урыннар яулавыбыз тора. 2018-2020 елларда өлкәннәрне компьютер грамоталылыгына өйрәтү буенча уңышларыбыз бар.  Моннан тыш, пенсионерлар Спартакиадасы кысаларында спортның төрле төрләре буенча да призлы урыннар алабыз, - ди җирле бүлекчә рәисе урынбасары Иршат Закиров.

Бүгенге өлкәннәр  компьютер һәм интернеттан оста файдалана, электрон хатлар белән эш итә ала.  Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә һәм «Акчарлак» йөзү бассейны базасында  пенсионерлар өчен махсус төркемнәр оештырылган, анда 200 дән артык өлкән кеше шөгыльләнә. “Өченче буын университеты” кысаларында районда пенсионерлар хокукый белемнәрен күтәрә.  Өч ел дәвамында әлеге  дәресләрдә  12 пенсионер белем алган. Район пенсионерлары үзләренең иҗади потенциалларын да актив һәм төрле яклап куллана. «Балкыш-Сияние» республика фестивалендә  төрле елларда Людмила Сердцева, Әлфия Яхиева, «Хелхем» халык ансамбле дипломант исеменә лаек  булды. Алар үзләре дә авылларга, «Җылы йорт» приютына, «Акчарлак» балалар лагерына барып, концертлар оештыралар, тарихи шәһәрләргә сәяхәтләргә йөриләр.

“Пенсионерлар берлеге бүлекчәләрен һәр авыл җирлегендә булдырырга кирәк” дигән тәкъдим яңгырады конференциядә. Бүгенге көндә мондый бүлекчәләр дүрт авылда гына бар.

Конференция эшендә Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, район Советы аппараты һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, РФ Пенсия фондының Чүпрәле районы буенча клиентлар хезмәте җитәкчесе Роза Гафарова, авыл җирлекләре башлыклары, «Россия пенсионерлары берлеге»нең  җирле бүлекчәсе әгъза-лары катнашты. Чарада  Иршат Закиров доклады тыңлап тикшерелде, шулай ук, җирле бүлекчә ревизорының отчеты, бүлекчәнең яңа составын һәм яңа ревизорны сайлау мәсьәләләре каралды, яңа рәис сайланды. Ахырда иң актив өлкәннәргә бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев