Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

6 июньдә татар халкының милли бәйрәме–Сабантуй Чүпрәледә Кече Чынлы авылында узачак

Киләсе атнада, ике көн дәвамында: 6,7 июньдә районда милли бәйрәмнәр гөрлиячәк.

Кече Чынлы авылы

Елдагыча биредә бәйрәм чарасы кызыклы һәм эчтәлекле итеп оештырылачак. Чара “Цильна” җәмгыятенең алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы белән башланып китәчәк. Бәйрәмдә “Цильна” җәмгыяте директоры Барис Гафуров тарафыннан күп бүләкләр әзерләнгән.

Быел да Сабан туенда хатын-кызлар арасында көрәш ярышлары узачак. Әлеге ярышлар җәмгыять җитәкчесе Барис Гафуров инициативасы белән өчен че ел үткәрелә. Җиңүче көрәшче-ханыма Барис Аппау улы Гафуров 100 000 сум вәгъдә итә. (Узган ел–50 мең сум иде). Ир-ат көрәшчеләрләрне өч төркемгә бүлеп бүләклиячәкләр: кунаклар, яшьләр, авылның төп көрәшчеләре. Өчесенә өч тәкә. Моннан тыш, телевизор,  тузан суырткыч һәм башка бүләкләр булачак. Шулай ук, төрле милли халык уеннарында катнашучыларга да салы бүләкләр әзерләнгән. Сабантуйның төп мәдәни бизәге––Илсөя Бәдретдинова булачак. Бәйрәмне “Болгар” радиосыннан Эльвира Вильдан һәм Рөстәм Гайзатуллиннар алып барачаклар. Бәйрәм 9.00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев