Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

56 елдан соң, Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында сыйныфташлар очрашты

Көне дә шушы вакыйгага махсус әзерләнгән шикелле кояшлы һәм җылы иде.

Иске Кәкерле урта мәктәбен 1970нче елда тәмамлаучыларның 56 елдан соң очрашуы узды. Очрашуга килүчеләрне әлеге чараның инициаторы булган  «ТР Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин һәм мәктәпне 1993-2014 елларда җитәкләгән Наил Исхаков  каршы алып торды.

Чал чәчле "укучылар" үзләрен яңадан мәктәп елларындагы шикелле хис иттеләр. Күңелдәге дулкынлануны берничек тә басып булмый иде: күпләре күзләренә килгән яшьләрен сөртте. Һәрбер укучы үсеп җитеп, еллар биеклегеннән үзенең мәктәп чорына әйләнеп караса, барыбер мәшәкатьсез, кайгы-хәсрәтсез, тыныч балачагын һәм гомергә бер тапкыр гына кабатлана торган мәңгелеккә узып киткән мәктәп елларын искә ала. Һәркемгә үзе укыган мәктәп, укыткан укытучылар, бергә укыган сыйныфташлар кадерле һәм якын.

Күңелләрдә хатирәләр яңара, һәркемнең кичерешләре белән уртаклашасы килә. Сабакташлар бер-берләрен күрү өчен төрле төбәкләрдән–Чиләбедән, Дмитровград, Казан, Ульяновск шәһәрләреннән кайткан.

Элеккеге сыйныфташларның бүгенге көндә дә бер-берсе белән даими элемтәдә торулары, ярдәмләшеп, шатлык-кайгыларны бүлешеп яшәүләре хөрмәткә лаек. Мәктәпне тәмамлаганнан соң дистә еллар үтсә дә, тормыш күбесен авыр сынаулар белән сынаса да, барысы да шул ук – саф, самими, чиста күңелле калганнар.

Хәтер-хатрәләрне барлап, Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин Иске Кәкерле урта мәктәбенең 70нче елларда район күләмендә укучылар саны белән иң зур белем йортларының берсе булуын билгеләп үтте.

–Ул елларда мәктәпкә Иске һәм Яңа Ишле, Татар Төкесе авылларыннан укырга килә иделәр. 1200 ләп бала укый иде. Һәр йортта 10-12 шәр бала үсте. Шулкадәр күп булсак та, дус-тату яшәдек, төрле чаралар уздырдык, мәктәп, колхоз тормышында активлардан идек. Безгә төпле белем биргән, тормыш киңлекләренә әзерләгән мөгаллимнәр белән бүгенгәчә аралашып тордык. Кызганыч күбесе арабызда юк. Хәер, ике сыйныфны тәмамлаган 83 укучыдан 43е вафат инде. Вакыт кемне дә кызганмый, шуңа да мөмкинлек булганда ешрак очрашырга, күрешергә кирәк,-диде.

Очрашуга Дмитровград ягыннан кайткан Гөлсинә апа Сафиуллованың авылда булмавына дистә еллардан артык вакыт узган.

–Без әтисез үстек, ул вафат булды. Әни безне аякка бастырыр өчен көн-төн эшләде. Аннан авылдан бөтенләй күченеп киттек. Шулай да кайтып йөрдек, мин биредә 8 сыйныфны тәмамладым. Бик сагынып кайттым, сыйныфташларымны күрмәгәнемә инде әллә ничә еллар узды, оештыручыларга бик рәхмәт,-диде.

Дөньялыктан киткәннәрне искә алып, килә алмаучыларны  барлап, бәхетле балачакның, яшүсмер чорның түгәрәк йомгакларын мәктәп ашханәсендә әзерләнгән табын артындагы җылы әңгәмә барышында сүтте алар. Яшьлек җырларын, авыл көйләрен Иниятулла Мохитов  гармунда сузып, Наил Исхаков моңнарын бүләк итте. Авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фаткуллин һәм мәктәп директоры Илдар Хөсәенов җылы теләкләрен җиткерделәр.

Сөйләшер сүзләр күп җыелган иде, көндез башланган очрашу шушы көнне оештырылган Авыл көнендә дә дәвам итте. Һәркайсы әлеге очрашудан бәйрәм бүләкләре, истәлеккә авыл турындагы “Тирән хәтерле Иске Кәкерле” китапны да алып китте.

Сыйныфташлар белән очрашуларның соңгысы булмасын, аралашып, хәлләрне белешеп, кунакка йөрешеп, ярдәмләшеп яшик дип таралыштылар алар. Мондый очрашулар булганда–авыл яши, мәктәп яши, хәтер яши.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев