Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

52 меңнән артык татарстанлы үзләренең финанс грамоталылыгын тикшергән

Зачет ярдәмендә Россия Банкы гражданнарның финанс белемнәре өлкәсендәге проблемалы юнәлешләрне билгеләячәк.

7 октябрьдән 28 октябрьгә кадәр узган Финанс грамоталылыгы буенча VIII Бөтенроссия онлайн-зачетында 52 меңнән артык татарстанлы катнашты. Күбесе бөтен гаиләсе белән килгән. Тулаем ил буенча катнашучылар саны 2,3 миллионнан артып киткән.  

Шәхси һәм гаилә зачетыннан тыш, укучылар өчен олимпиада зачеты да узды.  Анда мәктәп олимпиадалары исемлегенә кергән һәм югары уку йортларына кергәндә ташламалар бирә торган «финанс грамоталылыгы» профиле буенча Бөтенроссия олимпиадасы финалына чыккан 90нан артык Татарстан укучысы җиңде.  

Россия Банкының Идел – Нократ баш идарәсенең Татарстан буенча Милли банкы бүлекчәсе идарәчесе Марат Шәрифуллин әйтүенчә, өлкәннәр Саклык, инвестицияләр һәм кредитлау темаларын яхшырак үтәгәннәр, ә үз эшләрен ачу һәм пенсия тупланмалары мәсьәләләрен начаррак хәл иткәннәр. Укучыларга финанс мошенниклыгына һәм цифрлы куркынычсызлыкка каршы тору буенча биремнәр җиңелрәк, ә инвестицияләү, иминиятләштерү һәм банк эшчәнлеге турындагы сораулар катлаулырак бирелгән.  

- Зачет нәтиҗәләре Россия Банкына гражданнарның финанс белемнәре өлкәсендәге проблемалы юнәлешләрне билгеләргә мөмкинлек бирә, - дип төгәллек кертте Марат Шәрифуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев