5 марттан 18 мартка кадәр Татарстанда «Каршы полоса» профилактик чарасы уза
Каршы як полоса, соңгы юл булмасын...
5 марттан 18 мартка кадәр Татарстанда «Каршы полоса» профилактик чарасы уза
Юлдагы һәр дүртенче кешенең гомере каршы як полосага чыгуга бәйле һәлакәтләрдә өзелә. Статистика буенча, Татарстанда 2 ай эчендә генә дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыгу аркасында 45 юл‑транспорт һәлакәте булган, 21 кеше һәлак булган һәм 75 кеше яраланган.
Бу саннар–статистика гына түгел. Аларның һәркайсы – кеше фаҗигасе, кайтарып булмаслык югалту яки авыр җәрәхәт.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыккан өчен 7500 сум штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр идарә итү хокукыннан мәхрүм итү яный. Кабат бозган очракта–1 елга идарә итү хокукыннан мәхрүм итү.
Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Сезнең куркынычсызлык һәм пассажирлар тормышы-сезнең кулларда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев