Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

26 майда Чүпрәле районы мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлаячак

Шуннан соң, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен җаваплы чор башлана.

Быел 9 һәм 11 сыйныфларны тәмамлаучылар беренче дәүләт имтиханнарын июнь башында тапшырачак. 11 сыйныф укучылары өчен беренче имтихан 1 июньгә, ә 9 сыйныфлар өчен 2 июньгә билгеләнгән.

Агымдагы елда район мәктәпләрен 11 сыйныфны 76 укучы, 9 сыйныфны ... укучы тәмамлый. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Газинур Хәлиуллов белдерүенчә, Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру пункты итеп Иске Чүпрәле күппрофильле лицей билгеләнгән.

Имтиханнар вакытында: телефон, гаджетлар тыела,  сөйләшү, күчеп утыру катгый рәвештә тыелган,  кагыйдә бозу  ел буе кабат тапшыру хокукыннан мәхрүм итү дигән сүз. Әлеге шартлар дисциплина өчен кирәк, әлбәттә. Укучылар фәннәрне, нигездә, югары уку йорты таләпләренә карап сайлый.

“2026 елда мәктәп аттестатын алу өчен чыгарылыш сыйныф укучыларына рус теленнән кимендә 24 балл җыярга һәм математикадан база дәрәҗәле имтиханны «өчле»дән түбән булмаган билгегә тапшырырга кирәк. Ә менә югары уку йортларына керү өчен таләпләр күпкә югарырак”,-дип белдерә җитәкче.– Профильле математикадан 27 балл, физика, химия һәм биологиядән 36шар балл, информатикадан 40 балл, тарих һәм әдәбияттан 32шәр балл, географиядән 37 балл, җәмгыять белеменнән 42 балл, ә чит телләрдән 22 балл җыярга кирәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел Татарстанда тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясе форматына үзгәрешләр кертелде.  Тәҗрибә үткәрүнең  төп асылы — урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә керүне гадиләштерү. Ягъни имтихан нәтиҗәләре буенча, өстәмә фәннәрдән тестлар таләп ителми торган белгечлекләргә колледжларга керү мөмкинлеге тудырыла.

Югары уку йортларына 2026 елгы кабул итү кампаниясе исә 20 июньдә старт алачак. Быел да абитуриентлар документларны онлайн форматта да тапшыра алачак. Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталы мөмкинлекләре кулланылачак.

Билгеле булганча, Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев