Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

25 июнь – «Туган як» ка язылуның соңгы көне

Хөрмәтле газета укучыларыбыз!

2026 елның икенче яртыеелыгы өчен газета-журналларга язылу кампаниясе тәмамланырга аз гына вакыт калып бара. 

Вакытында языла алмауның сәбәпләре дә чыгып кына тора. Күпләр бүгенге эшне иртәгә калдырып торырга күнеккән, бакчада, хуҗалыкта да җәйлеген эшлисе эшләр күп. Шулай да, «Калган эшкә кар ява», дигән әйтемне тагын бер тапкыр искә төшерәсе килә. 

Райондагы яңалыклар, хуҗалыклардагы эшләрнең торышы, хезмәт алдынгылары, мактаулы гаиләләр, шәхесләр һәм башка бик күп хәлләр турында сез, кадерле газета укучылар, бары тик җирле матбугаттан –“Туган як” газетабыздан гына белә аласыз. Шуңа күрә киләсе яртыеллыкта да бездән аерылмагыз! Газетага язылуның соңгы көне—25 июнь!

Исегезгә төшерәбез: газетага почта бүлекчәләрендә, хат ташучылар аша да языла аласыз. Газета үз укучысы булганда гына яши!

Бергә булыйк, бердәм булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев