Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

2028 елда 9 сыйныф укучылары тарих буенча телдән имтихан тапшырачак

Россиядә барлык тугызынчы сыйныф укучылары өчен тарих буенча мәҗбүри телдән имтихан гамәлгә керәчәк.

Аны 2028 елның февраль-март айларында тапшырырга тәкъдим итәләр. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) башлыгы Анзор Музаев хәбәр итте, дип яза «Интерфакс».

Аның сүзләренә караганда, тугызынчы сыйныф укучылары өчен тарих буенча имтиханны телдән үткәрү планлаштырыла. Ул ачыклык керткәнчә, сынауны төп чор кысаларыннан чыгару имтиханнар саны буенча артык йөкләнешне булдырмаска ярдәм итәчәк.

Музаев билгеләп үткәнчә, яңа модельне башта илнең төрле төбәкләрендә сынап караячаклар һәм укытучылардан кире элемтәне исәпкә алып эшләп бетерәчәкләр.

Ул мәктәп укучыларының дөньяга карашын формалаштыруда тарих мөһим роль уйный һәм аларга үз илләрен яхшырак аңларга ярдәм итә, дип ассызыклады. Аның сүзләренчә, телдән формат укучының тарихи тәҗрибәгә таянып, үз позициясен ни дәрәҗәдә дәлилли алуын тикшерергә мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев