2025 елгы җәйге каникулларда Татарстан юлларында 7 бала һәлак булган
Моннан тыш, әлеге чорда юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә 170 бала төрле тән җәрәхәтләре алган.
2025 елның июненнән августка кадәр Татарстан юлларында җиде баланың гомере өзелгән. Бу хакта «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе хәбәр итә. Моннан тыш, әлеге чорда юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә 170 бала төрле тән җәрәхәтләре алган.
«Әти-әниләр! Балаларыгызга юлларда игътибарлы булыгыз дип көн саен исләренә төшерегез! Шәхси үрнәк һәм даими контроль аларны һәлакәтләрдән саклап калачак», - дип мөрәҗәгать иттеләр «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесендә республика халкына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев