2025 елда Чүпрәледә 26 янгын теркәлгән
01 хезмәте: Иминлек үзебездән тора
2025 елда районда 26 янгын теркәлгән. Бу аннан алдагы елга караганда 4кә артыграк.
2026 елның январь аенда бер янгын чыгу очрагы теркәлгән. Ул җылыткыч приборның электр чыбыкларына артык көчәнеш бирү аркасында килеп чыккан. Бәхеткә, хуҗалар янгын чыгуын вакытында күреп алалар һәм ул хуҗалыкка зур зыян китерми.
Буа һәм Чүпрәле муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлегенең өлкән дознавателе Илдус Вәлиуллин белдерүенчә, янгыннар чыгуның төп сәбәпләре булып, электр җиһазларын дөрес урнаштырмау һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, төзек булмаган мич һәм җылыткыч җайланмаларын куллану һәм ут белән саксыз эш итү тора. Шуңа да ул ут белән сак булырга һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә чакыра. Моның өчен: электр чылбырларының төзеклеген тикшерү, җылыту приборлары белән сак эш итү, мичләрне, төтен каналларын карап тору, исерткеч эчемлекләр кулланмау, өйдә тәмәке тартмау сорала.
Илдус Вәлиуллин йортларда янгын хәбәрчеләре урнаштыру бәла-казаны булдырмауның ышанычлы ысулы, ди. Үткән ел шундый янгын хәбәрчеләре өлкән райондашыбызның гомерен саклап калган.
–Исегездә тотыгыз, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәк. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Янгын чыкса, кичекмәстән 101, 112, 01 номерына шалтыратыгыз, -ди өлкән дознаватель.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев