2025 елда Чүпрәле муниципаль районында янгыннар саны 20гә кадәр арткан
Янгыннарда 3 кеше һәлак булган, үткән ел фаҗигале очраклар теркәлмәгән.
Бүген, 2025 елның 10 ноябрендә, Чүпрәле районы хакимиятендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы булды.
Район башлыгы Марат Гафаров рәислегендә узган киңәшмәдә оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм ведоство хезмәтләре вәкилләре катнашты.
Төп доклад белән Буа һәм Чүпрәле районнары буенча районара күзәтчелек өлкән дознавателе Илдус Вәлиуллин чыгыш ясады. Ул район территориясендге янгын вәзгыятенә кагылышлы анализ ясады, торак секторында янгын чыгуның төп сәбәпләрен атады.
–Көзге-кышкы чор башлану белән янгын куркынычы сизелерлек арта, дип белдерде Илдус Вәлиуллин.–Бигрәк тә мичләрне эксплуатацияләгәндә кагыйдәләрне үтәмәү, электр үткәргечләренең төзек булмавы һәм тәмәке тартканда һәм чүп-чар яндырганда ут белән саксыз эш итү куркыныч яный.
Хәвеф-хәтәрнең аерым төркемен исерек хәлдә булган гражданнар, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, ялгыз яшәүчеләр, физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар тәшкил итә.
Әйтелгәннәрне раслап, өлкән дознаватель фаҗигале мисаллар китерде. 2025 елның 8 октябрендә Мамадыш районында шәхси йортта килеп чыккан янгында ике кеше һәлак булган. Сәбәбе: спиртлы эчемлекләрне чамадан тыш куллану. Йорт исә газ белән тәэмин итүдән өзек булган.
Докладчы, шулай ук, янгын чыккан барлык йортларда диярлек автоном янгын турында хәбәр бирүче җайланмалар булмавын да ассызыклады.
“Бу җайланмалар үзләренең нәтиҗәлелеген исбатладылар инде. 2024 елда Чүпрәле районында янгын турында хәбәр бирүче җайланма бәрабәренә 88 яшьлек хатын-кызның, ә Буа районында 8 кешелек күп балалы гаиләнең гомерләре саклап калына”,-диде ул.
Утырышка йомгак ясап, район башлыгы Марат Гафаров авыл җирлекләре башлыкларына газ һәм электр белән тәэмин итүдән өзелгән йорт хуҗалыкларын контрольдә тотуны көчәйтергә кушты һәм барлык гражданнарны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген өндәде.
Белешмә
2025 елда Чүпрәле муниципаль районында янгыннар саны 20гә кадәр арткан (2024 елда –19). Янгыннарда 3 кеше һәлак булган, үткән ел фаҗигале очраклар теркәлмәгән. Суд-медицина экспертизасы нигезендә, һәлак булганнарның икесе исерек хәлдә булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев