Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

18 мартка кадәр Чүпрәледә «Каршы полоса» профилактик чарасы уза

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыккан өчен 7500 сум штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр идарә итү хокукыннан мәхрүм итү яный.

18 мартка кадәр Татарстанда, шул исәптән районда да «Каршы полоса» профилактик чарасы уза.

Юлдагы һәр дүртенче кешенең гомере каршы як полосага чыгуга бәйле һәлакәтләрдә өзелә. Статистика буенча, Татарстанда агымдагы елның 2 ае эчендә генә дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыгу аркасында 45 юл‑транспорт һәлакәте булган, 21 кеше һәлак булган һәм 75 кеше яраланган.

Бу саннар–статистика гына түгел. Аларның һәркайсы – кеше фаҗигасе, кайтарып булмаслык югалту яки авыр җәрәхәт.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыккан өчен 7500 сум штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр идарә итү хокукыннан мәхрүм итү яный. Кабат бозган очракта 1 елга идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган.
 
Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Сезнең куркынычсызлык һәм пассажирлар тормышы–сезнең кулларда, юлларда игътибарлы булыгыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев