15 апрельдән Татарстанда янгын куркынычы сезоны башлана
Янгын куркынычы сезонына районда әзерлек барышы хакында чиратагы гадәттән тыш комиссия барышында сөйләшү алып барылды.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе Буа һәм Чүпрәле муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән дознователе, эчке хезмәт капитаны Илдус Вәлиуллин янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында искә төшерде.
Ел башыннан район территориясендә 4 янгын очрагы теркәлгән, үткән елның шул чорында 7 янгын булган. Янгыннарның икесе торак секторда, икесе – оешма объектларында.
Илдус Вәлиуллин белдерүенчә, янгыннарныд килеп чыгуының төп сәбәбе булып, электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу тора.
–Янгын куркынычы сезонында урманда учак кабызу тыела. Корыган үләнгә сүнмәгән тәмәке һәм шырпы ташларга, пиротехника кулланырга, пыяла ватыклары, шешәләр һәм башка чүп-чар калдырырга ярамый. Хокук бозучыларны зур күләмдәге штрафлар көтә. Әгәр дә хокук бозу янгынга китерсә, хәтта төрмә җәзасы да яный, дип белдерде Илдус Вәлиуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев