1 апрельдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелде
Төп бурыч—янгыннарны кисәтү
Район Башкарма комитетында янгын куркынычсызлыгы турында фикер алыштылар.
Утырышта район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов язның быел иртә килүен ассызыклады һәм янгынны булдырмау өчен үз вакытында чаралар күрергә кирәклегенә басым ясады.
—Гадәттә, яз-көз айларында корыган үлән, яфраклар янгын чыгу куркынычын арттыра. Шуңа да оешма, предприятие, авыл җирлекләре территорияләрен, буш йорт тирәләрен җыештыруны тәэмин итәргә кирәк,-диде ул. Күптән тугел генә Татар Төкесе авылында корыган үләнгә тәмәке төпчеге төшү нәтиҗәсендә йортның капкасы янып китүен мисал итеп китерде Рөстәм Мөхәммәтҗанов.
Чүпрәле районында янгын куркынычсызлыгыы: статистика, килеп чыгу сәбәпләре һәм профилактика чаралары турында янгын күзәтчелеге өлкән тикшерүчесе Илдус Вәлиуллин сөйләде.
—Янгыннар санының артуы борчу тудыра. Узган ел бу чорга 5 янгын теркәлгән булса, быел ул сан сигезгә җитте. Кызганычка каршы, янгында 2 кеше һәлак булды, узган ел исә андый факт теркәлмәгән иде, — диде ул. —Анализлау күрсәткәнчә, торак секторда күпчелек янгыннар җылыту мичләренең төзек булмавы, электр үткәргечләре белән проблемалар, ут белән саксыз эш итү, шулай ук, тәмәке тартканда саксызлык аркасында килеп чыга. Яз җитү белән торак пунктларда һәм авыл хуҗалыгы җирләрендә коры үләнгә һәм чүп-чарга ут төртү белән бәйле янгыннар саны да арта.
2025 елның 1 апреленнән Татарстанда янгынга каршы режим кертелә. Шуңа бәйле рәвештә, түбәндәге чараларны күрергә кирәк:
—Торак пунктларда, предприятиеләрдә һәм кырларда чүп-чар һәм коры үлән яндыруны тыю.
—Объектларны янгын сүндерү чаралары белән тәэмин итү.
—Территорияләрне (мәктәпләр, балалар бакчалары, кибетләр) янучан чүп-чардан һәм кипкән үсемлекләрдән чистарту.
—Урман яны полосаларын яңарту, янгын турында хәбәр итү җайланмаларын һәм мотопомпаларны тикшерү.
Янгын куркынычсызлыгын бозган өчен штрафларга килгәндә алар түбәндәгечә:
— Физик затлар өчен —5-15 мең сум (махсус режимда — 10-20 мең сум).
— Вазыйфаи затларга—20-30 мең сум (махсус режимда — 30-60 мең сум).
— Шәхси эшмәкәрләргә—40-60 мең сум (махсус режимда — 60-80 мең сум).
— Юридик затларга—300-400 мең сум (махсус режимда — 400-800 мең сум).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев