Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Марат Гафаров: «Авария нәтиҗәләре күмәк көч белән бетерелде»

Район башлыгы Марат Гафаров оешма, предприятие, учреждение җитәкчеләре белән уздыра торган “дүшәмбе киңәшмәсе” бу юлы район территориясендә бозлы яңгыр яву сәбәпле килеп туган гадәттән тыш хәлне анализлаудан башланды.

Район территориясендә яшәгән һәркемгә мәгълүм булганча, 22 ноябрьдән 23енә каршы төндә яңгыр яву сәбәпле, электр үткәргечләренә боз катып район дүрт көнгә электрсыз калды. Дөрес, дүрт көнгә сузылган ут булмау, берничә генә авылда күзәтелде. Ә ике тәүлекне районның 32 авылы утсыз чыкты.

Ун еллар элегрәк без инде ут сүнүләрне гадәти күренеш, диебрәк кабул итсәк (чөнки 2-3 сәгатькә, көн буена электр утын сүндереп торулар була иде) соңгы арада моңа гадәттән тыш бер нәрсә итеп карарга күнектек. Чөнки утны сүндерү фактлары да аз күзәтелә башлады һәм үзебез дә электр утының һәрдаим януына шуның кадәр күнегеп киттек ки – аннан башка бер секунд та торалмас булдык. Ә монда табигать безне сынады. Кичтән яңгырын яудырды да, урамдагы бар нәрсәне 10-15 см.лы бозга төреп куйды. Нәтиҗәдә агачларның күбесе җиргә кадәр иелде, сынды. Электр чыбыклары да мондый авырлыкны күтәрә алмыйча өзелде, өзелмәгәннәре баганаларны аударды, сындырды. Шуның нәтиҗәсе буларак өй-йортлар утсыз, утсыз булгач җылылыксыз, интернетсыз, кайнар чәй-ашсыз калды. Бу хәл, билгеле инде, кайберәүләргә ошамады: ватсап төркемнәрдә зарлар, электриклар адресына тәнкыйть сүзләре пәйда булды.

Шушы ситуациядә хәлне контрольгә алырга, авария нәтиҗәләрен кыска арада бетерергә кирәк иде. Әйтергә кирәк, район җитәкчелеге халыкка тиз арада ут бирү өчен хәленнән килгәннең барысын да эшләде.

- Районның барлык оешмалары, хәтта авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыкларына кадәр, килеп туган хәлне бетерү эшенә җәлеп ителде, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов. Районга 100дән артык берәмлек техника, 30дан артык бригада составында 180 кеше килде. Аларны ашату-эчертү, йоклар урын белән тәэмин итү кирәк булды. “Цильна” хуҗалыгы, “Бикчуров” КФХы, күптармаклы технологияләр техникумы килгән бригадаларны ашату-эчертүне, 2 сәгатькә генә булса да ял итүләрен тәэмин итсәләр, “Прогресс” җәмгыяте социаль объектлар – балалар бакчаларына, мәктәпләргә җылылык бирүне контрольдә тотты, су бирүдә өзеклекләргә юл куймады, “Фламинго”  техника, кешеләр белән ярдәм итте. Гомумән, авария нәтиҗәләрен бетерүгә һәр оешма үз өлешен кертте, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе.

Табигатьтә көйсезлекләр булмыйча тормый. Күпме генә аңа әзерләнергә тырышсаң да, табигать кешедән көчлерәк. Ике көн эчендә гадәттән тыш хәл  нәтиҗәләре төзәтеп бетерелде дигәндә, һава торышы үзгәреп, тагын карлы-яңгыр ява башлады. Бу юлысы инде Зур Аксу, Чокалы урманы эченнән узучы электр үткәргечләр өстенә агачлар авып төшеп, тагын зыян китерде.

- Ярый әле табигать “аппокалипсисы” бу юлысы безнең район территориясендә генә күзәтелде. Шуңа да республика энергетикасының бөтен көчен безнең районда туплау мөмкин булды, - дип хәлгә аңлатма бирә район башлыгы Марат Гафаров. - Энергетиклар дүрт тәүлек эчендә тәүлегенә 2 сәгать кенә ял итеп, калган 22 сәгатьне хезмәт вахтасында булдылар. “Бердәм көч таулар күчерә” дигән халык әйтеменең үрнәген, барыбыз да бер командага берләшеп, күрсәтә алдык. Хәлне аңлап, сабырлык күрсәткән, “нинди ярдәм кирәк” дип үз ярдәмен тәкъдим иткән халыкка да, оешма-предприятие җитәкчеләренә, бигрәк тә, энергетикларга зур рәхмәт, - ди Марат Гафаров.

“Буа электр челтәрләре”нең райондагы филиалы җтитәкчесе Айрат Низамов үзенең энергетика системасында 30 елдан артык эшләве дәверендә мондый хәлгә беренче тапкыр гына юлыгуы турында әйтә.

- Чистай, Норлат якларында узган елларда бозлы яңгыр явуы күзәтелгән иде. Бездән дә бригадалар китте ул вакыт.  Әмма быел Чүпрәледә булган бу табигать көйсезлеге тагын да катырак, куәтлерәк булдыдыр, дип уйлыйм. Электр чыбыгын эләктерү өчен генә дә хезмәткәрләребезгә үткәргечләрне калын боз катлавыннан чистартырга туры килде. Без, республика ярдәме, район белән берлектә, бу гадәттән тыш хәлдән кеше ресурсларын югалтуларсыз чыга алдык, шунысы куандыра, - ди Айрат Низамов.

Күмәк көч белән кыенлыклар җиңелде, өйләргә ут бирелде. Тормыш сынаулардан тора. Табигать тарафыннан безгә килгән чираттагы сынауны югалтуларсыз кичу мөмкин булды. Алга таба да бердәм булыйк, дип әйтәсе килә. Сынауларның да җиңеп була торганнары гына килсен иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев