Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа Чәке авылында мәчет ачылды

Авылга 1720 еллар тирәсендә нигез салынган дигән мәгълүматлар бар

   Авыл агайлары сүзләренә караганда мәчет авылда элек тә булган. Әмма ул 1930 елларда сүтелгән. Шуннан соң авыл халкы намазларын өйдә генә, җомга һәм бәйрәм намазларын билгеле бер нигезгә тупланып укыган.  Ә яңа мәчет шушы авыл кешеләре Гөлсәйран белән Хәмит Шәрәфетдиновларның нигезендә барлыкка килгән.  Барысын да тәфсилләп язганчыга кадәр Яңа Чәке авылы белән таныштырып үтик. Яңа Чәке — Чүпрәле районының көньяк-көнбатышында, Ульяновск өлкәсе белән чиктәш утыручы бер авыл. Городище авыл җирлеге составына керә. Авылда татарлар һәм чувашлар яши. Татарлар яшәгән йортлар саны — 25кә якын.  Авылга 1720 еллар тирәсендә нигез салынган дигән мәгълүматлар бар. Торак пунктта яшәүче кешеләр санының 1000нән артып китүе 1913 елларга туры килә. Ә аннан соң халык саны кимеп барган. Бүгенге көндә Яңа Чәке авылында 74 кеше яши. Авылдан чыккан эшлекле кешеләр саны да бик күп. Алар район үзәгендә, күбрәге Ульяновск өлкәсендә, республикабызның шәһәр һәм авылларында хезмәт итеп яшиләр.  Ә авылда мәчет булдыру фикере — Илдар Шәрәфетдиновныкы. Ул мәрхүм булган әти-әнисенең йортын мәчет бинасы итү фикерен шушы авылны җитәкләгән Рафаил Алимовка белдерә. Анысы бу фикерне күтәреп ала һәм бу авылдашлар күңеленә дә хуш килә. Мәчет ачу барышында чыгыш ясаучылар әйтүенчә, читтә яшәүче яңачәкелеләр дә кушыла бу тәкъдимгә һәм төрлечә ярдәм күрсәтә. Авылда яшәүчеләрнең кул көченнән дә файдаланыла мәчет төзү барашында. Һәм менә авылны нурландырып яңартылган бина өстенә манара күтәрелә. Мәчетне исә нигезнең хуҗабикәсе, үзе дә динебезне хөрмәтләп яшәгән Гөлсәйран исеме белән атыйлар.   Авыл өчен тарихи бу көнне хөрмәтләп авылның күпчелек баласы кайткан иде авылга. Район үзәгеннән башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, мөхтәсиб Данир хәзрәт Шәрәфетдинов килде. Тирә-як авылларның мәчетләре имамнары, авыл җирлеге башлыклары да анда иде. Тагын шунысын да ассызыклыйсым килә, мәчет ачылышында чуваш милләтеннән булганнарны да күрергә була иде. Сергей Салифанов, мәсәлән, яңачәкелеләрнең шатлыгын уртаклашуы турында белдерде. Ә мәркәзебез Казаннан яңачәкелеләрнең шатлыгын уртаклашырга килгән Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров тантанада бик үтемле вәгазь сөйләде. Авылларыбызны, тамырларыбызны, телебезне, динебезне сакларга чакырды ул.  — Иң бәхетсез кеше — ата-ана каберен зыярәт итә алмаган кеше. Иң бәхетле һәм хәерле кеше булып исә ата-анасы өчен дога кыла белгән, яшәгән ввакытында игелекле гамәлләр кылган кеше санала, — диде ул.  Бу көнне Яңа Чәке авылында мәчетнең имамы да сайланды. (Бу вазифаны авылдашлары Илдар Шәрәфетдиновка йөкләделәр). 150 кеше өчен табыннар корылды. Килгән һәркем корбан ашларыннан авыз итте. Тирә-юньгә ишетелерлек булып мәчет манарасыннан азан яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев