Янгын сүндерүчеләр рейд үткәрә
"Торак-2017" янгынга каршы профилактика операциясе кысаларында район янгын сүндерүчеләре авыл җирлекләрендә рейдлар үткәрәләр.
Аның максаты - торак йортларда янгыннарны һәм аларда үлемнәрне кисәтү. Башлыча имин булмаган, күпбалалы гаиләләр, шулай ук ялгыз яшәүче өлкән яшьтәгеләрнең шәхси хуҗалыкларында тикшерү алып барыла.
Рейд барышында авыл эчендәге юлларга, урамнарның чистартылу-чистартылмавына да игътибар бирелә. Мондый җитешсезлекләр булган очракта тиешле карарлар кабул ителә. Әлеге уңайдан райондашларыбыз үзләре дә бердәм диспетчерлык хезмәтенә 2-21-10, я булмаса янгын сүндерү частенә 2-39-01 телефон номерлары белән шалтырата алалар. Фотоматериалларны edds114rt@mail.ru электрон адреска җибәрергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев