Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Р. Бахитов: “Бездә ел саен 100 гә якын кеше исәптә тора”

2020 елның беренче яртысында гына да безнең филиалда 46 кеше исәпкә куелды, инспекция аша 72 дән артык кеше үтте.


Үткән көннәрдә генә Россия Федерациясе җәза үтәтү федераль службасының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең җинаять - башкарма инспекциясенең бер гасырдан артык тарихы бар. Шушы кадәр юл үткән хезмәтнең элеккегесе һәм бүгенгесе турында инспекциянең район филиалы начальнигы, эчке служба подполковнигы Рамил Бахитов түбәндәгеләрне сөйләде:
...Сугышлар һәм революцияләр, сәяси курсның алмашынуы һәм күпсанлы реформалар җинаять-башкарма системасын даими рәвештә яңартуга этәргән. Яңартулар һәм үзгәрешләр күп булса да, асылда законга һәм халыкка хезмәт итү – җинаять-башкарма системасы эшенең һәрвакыт төп принцибы булды. Җәмгыятьне җинаятьчеләрдән саклау һәм шул ук вакытта закон бозганнарны яңадан тәрбияләү, аларга файдалы социаль, хезмәт күнекмәләрен өйрәтү бүген дә безнең эшчәнлекнең төп бурычы булып кала. Элек елларда служба төрлечә аталды, Эчке эшләр министрлыгы составында да булды. Соңгы вакытта аны Юстиция министрлыгына структуралы подразделение итеп күчерделәр. 1999 елның 1 июленнән инспекцияләр Россия Юстиция министрлыгының җинаять - башкарма системасы карамагына тапшырылды. Еллар үтү белән хөкем ителүчеләргә тәэсир итә торган чаралар һәм алымнарга алмаш механизмнар кулланыла башлады. Сер түгел, системаның үткән чорларында да кеше белән акланмаган кырыс мөнәсәбәттәге трагедияле күренешләрдән тыш, кешенең шәхесен хөрмәтләү һәм җинаятьчелеккә бирелгән гражданнарның социаль файдалы тормышка кайтуларын тәэмин итү өчен гуманлы үзгәртеп корулар үткәрелеп торды. Теләсә нинди дәүләт тарихында да хөкүмәт структуралары, идарә органнары, шул исәптән суд, полиция һәм төрмә; аларның системалы эшчәнлеге бары тик дәүләт һәм аларда яшәп килүче социаль-сәяси режим кысаларында гына гамәлгә ашырылырга мөмкин. Һәм дәүләт хокук саклаучылар, җәза бирү структураларыннан башка нәтиҗәле яши алмый. Җинаятьләр өчен җәза бирү принцибын һәм системасын билгели торган пенитенциар Дәүләт эчке сәясәтенең өзлексез өлеше булып тора. 100 елдан артык чорда ниләр үзгәрде, нинди законнар камилләштерелде, дип сорарсыз. Реформа елларында җәзаны үтәтүче учреждениеләр һәм органнар эшчәнлеген һәм аларның закон базаларын камилләштерү максатыннан таләп ителгән инфраструктураны, баш службаларны ныгыту формалаштырылды, яңа подразделениеләр барлыкка килде. Конвоирлаштыру, медицина хезмәте күрсәтү, капиталь төзелеш буенча тулы күләмле бурычлар билгеләнде.

Югары һәм урта махсус белем бирү, шулай ук пенсия белән тәэмин итү системасы оешты, психологик служба булдырылды. Җинаять - башкарма инспекцияләр, холык төзәтү учреждениеләре кебек үк, җинаять - хокукый йогынты чаралары һәм ирегеннән мәхрүм итүгә альтернатива буларак җәза үтәү буенча мөһим роль үтиләр. Ирегеннән мәхрүм ителүчеләр санын киметү, хөкем ителүчеләрнең билгеләнгән җәзага мөнәсәбәте кебек бурычларны хәл итү аларның эшчәнлегенә турыдан-туры бәйле. Әлеге өлкәдә эшләүче хезмәткәрләр катлаулы һәм җаваплы эш башкара. Закон бозучыларны тулы тормышка кайтару, аларны янә җинаять кылудан саклау һәм тәрбия бирү – безнең служба системасы хезмәткәрләре алдында торган төп бурычларның берсе. Тоткыннарга, шулай ук, психологик ярдәм дә күрсәтәбез. 2020 һәм аңа кадәрге елларда җинаять-башкарма службасының Чүпрәле районы буенча филиалында район һәм җәмәгать судларының күп сандагы хөкем карарлары нигезендә кешене җәмгыятьтән аермыйча гына хөкем итү җәзасына тартулар шактый булды. Моннан тыш бездә башка судлардан һәм җинаять-башкарма инспекцияләрдән кайткан хөкем карарлары да бар бит әле. 2020 елның беренче яртысында гына да безнең филиалда 46 кеше исәпкә куелды, инспекция аша 72 дән артык кеше үтте. Шуларның 38е – сыналу срогы белән, 8 е – төзәтү эшләре, 18е – мәҗбүри эш, икесе аерым вазифа үтәүдән яисә аерым эшчәнек белән шөгыльләнүдән мәхрүм ителгән. Алар арасында балигъ булмаган яшүсмер дә бар. Хөкем карарларын үтәтү, шул ук вакытта аларга ярдәм йөзеннән төрле чаралар күрелә. Хөкем ителүчеләр белән әңгәмә формасында профилактик чаралар оештырыла. Анда халыкны социаль яклау идарәсе, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм психолог катнаша. Үткән ел хөкемгә тартылган 14 кешенең сыналу срогы озайтылды, 7 сенә өстәмә вазифалар йөкләнде. Алар, нигездә, айга бер мәртәбә профилактик әңгәмә өчен инспекциягә килергә тиешле кешеләр иде. Үзләрен бары тик яхшы яктан гына күрсәткән, үрнәк тәртипле өч кешегә карата хөкем ителү срогын туктату турында судларга күрсәтмә җибәрдек. Соңгы вакытта җинаять – башкарма инспекцияләрендә электрон мониторинг системалары кулланыла башлады. Аның ярдәмендә (электрон браслет) исәптә торучының кайда йөрүен кабинетта утырган килеш тә ачыкларга мөмкин. Рәсемдә: инспекция филиалы начальнигы, эчке хезмәт подполковнигы Р. Бахитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев