Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәледә сулыклар юк

Бар безнең районда сулыклар, әмма аларда коенырга ярамый

Җәйнең бу эссе көннәрендә халык, билгеле, су буйларына ашкына. Андагы җиләс һавада бераз ял итмәкче, суда рәхәтләнмәкче аның исәбе...

Ләкин, бездәге сулыкларның барысы да коенырга яраксыз. Коенырга яраклы сулыклар нинди булырга тиеш? Бу турыда без янгын-коткару хезмәтенең Чүпрәле районындагы 114 часте начальнигы урынбасары Айрат Аюповтан сораштык.

–Коенырга яраклы сулыклар: буа, күлләрнең, иң беренче чиратта, 24 сәгать кизү торучы суга батудан коткару яр буе хезмәте булырга тиеш. Андый җирләрдә суга керү юллары да була, чума торган урыннар кеше гомеренә куркыныч тудыра торган предметлар юклыгына да тикшерелә, - ди Айрат Аюпов. – Безнең район буенча ясалма сулыкларның булуына карамастан, алар су керүгә җайлаштырылмаган. 

Татарстан Республикасында ел башыннан бирле сулыкларда 40ка якын кешенең гомере өзелгән. Дөрес, мондый статистика безнең районда быел күзәтелми. Шуңа да карамастан, узган елларның ачы сабаклары сәбәпле дә, тынычланырга урын юк. Хәтерләсәгез, үткән елларда безнең районда да сулыкларда балалар үлеме теркәлгәне бар.

Бу уңайдан, шушы көннәрдә генә Гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышы да булып үтте. Аңа җитәкчелек иткән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов төрле служба җитәкчеләренә су буйларында контрольне көчәйтергә кирәклеген ассызыклады.

–Мул сулы ярларда бу урында су коенырга ярамаганлыгы турында кисәтүче билгеләр булсын, су буена килгән кешеләргә дә су коенуның куркыныч булуы турында аңлатырга кирәк, -диде ул.

Иске Чокалы авыл җирлеге башлыгы Рәмис Низаметдиновтан исә авыл территориясендә булган зур плотина тирәсендә хәлләр ничеклеге турында сораштык.

–Плотина буйларында кисәтүче билгеләр бар безнең. Әмма эссе булгач халык су буена килә шул инде. Билгеле, кисәтәбез, коенырга ярамаганлыгы турында әйтәбез. Кайсылары колак сала – суга керми. Без борылганны гына  көтүчеләр дә бар, - диде ул.

Ә андыйларга карата законның үз таләпләре. Административ комиссияләр җиһазландырылмаган урыннарда коенган өчен беркетмә төзи ала. Хокук бозучы гражданнар ул очракта 1000 сумнан 1500 сумга кадәр (вазыйфаи затлар – 4000 сумнан 5000 сумга кадәр; юридик затлар – 40000 сумнан 50000 сумга кадәр) штраф салынып, ТР КоАП 3.0 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин.

Штраф бер хәл, җиһазлан-дырылмаган сулыкның го-мергә, сәламәтлеккә куркынычы турында уйлау кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев