Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Зур Чынлы урта мәктәбендә сугыш чоры балалары белән очрашу узды

Зур Чынлы авылы мәктәбендә әтиләре сугышта үлеп калганнарның балалары белән очрашу кичәсе була дигән белдерүне укыгач, без, сугыш чоры балалары, бу көнне түземсезлек белән көтеп алдык.

Очрашу мәктәп музееннан башланды. Мәктәп директоры Наил Низамов андагы экспонатлар белән таныштырып авыл тарихын, авылдашларыбызның җиңүгә керткән өлешен, аларның батырлыклары турында әйтеп үтте.

Кичәне оештыручы Венера Рамазанова сугышта әтиләре үлеп калганнарның бәхете, киләчәккә өмет-хыяллары ни рәвешле җимерелүен сөйләп китте. Залдагы экранда шул елларны тасвирлаган күренешләр барланды.

Авыл җирлеге башлыгы Фәрит Хәлиуллов сугыш чоры балаларының ачлык, ялангачлыкны татып, сугыш китергән фаҗигаләрне үз күзләре белән күреп, авыр хезмәт башкарып, сугыштан соңгы җимерекләрне торгызырга үз көчләрен кызганмаулары хакында сөйләде. Яу кырында һәлак булучыларга һәм һәлак булган укытучылар рухына багышлап Мансур Камалиев һәм Җәмил Фәтхулловлар дога кылды.

Кичәдә, ветераннар советы рәисе Исхак Сәлахов та сүз алды, яу кырында ятып калган әтисе турында Нәфисә Хәнҗәрова, Римма Фәхретдинова "Әтисез гомер" дигән үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар. Мәктәп укучылары, укытучылар коллективы, мәдәният хезмәткәрләре җыр һәм бию, моңлы матур көйләре белән күңелләрне күтәрде.

Сөйләшү чәй өстәле артында да дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сугыш чоры балалары очрашу