Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Зур Чынлы авылында кое яңартылды

Су ул - бәхет, су ул - байлык, су ул - зур хәзинә икәнлеген Зур Чынлы авылының М.Горький урамында яшәүчеләр бик яхшы беләләр.

Бу урамда 1938 елда казылган кое бар. 2010 елдагы корылыктан адәм баласын, мал-туарны, гомумән, бар тереклекне саклап калды ул. Әлеге коега ул елны су алырга урамдагы бар кеше, авыл халкы да йөрде. Тик менә еллар узу белән, коеның буралары череп, ишелеп беткән шул.

Коеның казылу тарихын белгән олы апа-абыйлар, аңа төзекләндерү кирәклеген һәрвакыт әйтеп тордылар. Аеруча, Сания апа Сөләйманова балаларын чакыртып, тирә-күршеләр белән киңәшеп, коены кышкы салкыннар башланганчы ремонтлатасы иде дип, бик кайгыртып йөрде. Шулай итеп, М.Горький урамында яшәүче халыктан акча җыела, Марат Камалиев исә кирәк-яракларны район үзгеннән алып кайта.

6 ноябрьдә коены ремонтлау эшенә керешәләр. Әлеге эштә Казан шәһәреннән Фәһим Сөләйманов, Фәнил Сөләйманов, Ульяновскийдан Фәнил Юсупов, аның улы Айдарның тырышлыкларын билгеләп үтәргә кирәк. Сәгыйть Сөләйманов, Илдар Камалиев, Марат Камалиев эшне башлап йөреп, кое казуда да зур өлеш керттелер. Хәер, бу урамда яшәмәсәләр дә, Әсхать Бикчуров, Дамир Юсупов, Марс Мәүлиханов, Дамир Нәүметов, Фәрит Басыйровлар да ярдәм кулы суздылар.

Урамның өлкән, хөрмәтле кешеләре Мистаким Низамов, Нәҗип Мадышев яшьләргә исә киңәшләрен биреп тордылар.

"Бердәмлектә, күмәклектә көч", дип халкыбыз юкка гына әйтмәгән. Инде 7 ноябрьнең көн уртасына коены төзәтү дә тәмамланды, һәммәсе дә әлеге изге эшкә бик куанды. Аллаһы Тәгалә дә әлеге язмада әйтелгән, олы эш башкарган кешеләргә тормышларында шатлыклар, изге көннәр, исәнлек насыйп итсен иде. Шулай бергәләшеп яшәргә һәм эшләргә киләчәктә дә язсын, амин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев