Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Урамдагы жомга да штраф карала

Кышмы- җәйме, язмы- көзме яшәгән җиребез чиста, матур булырга тиеш. Ә чиста мохитта яшәү өчен иң элек пычратмаска кирәк.

Төзекләндерү һәм санитар- чисталык кагыйдәләрен үтәү барыбызга да кагыла.
Район башкарма комитеты каршында эшләп килүче административ комиссия әлеге хакыйкатьне аңлап җиткермәүчеләр белән җитди көрәш алып бара. Монда закон бозучылар белән күзгә- күз карашып катгый сөйләшәләр, район территориясен пычранудан саклау өчен кагыйдәләрнең үтәлешен таләп итәләр, җаваплылыкка тарталар. Күз алдына китерегез, санитар- чисталык кагыйдәләрен барыбыз да үтәсә, әйләнә- тирә мохитыбыз ничек яхшырыр иде? Кызганычка каршы, моңа җитәрлек дәрәҗәдә игътибар бирмибез шул. Шушындый күңелсез фактларны ачыклау максатыннан район территориясендә махсус рейдлар үткәрелеп тора, Буа экологлары да районга килеп әледән- әле тәртип бозучыларны ачыклыйлар, фаш итәләр. Әлбәттә инде, алар тутырган беркетмәләр район административ комиссиясенә җибәрелә, ә монда андыйларга карата закон нигезендә чара күрелә. Әле шушы көннәрдә генә утырышка Иске һәм Чуваш Шәйморзасы авылларыннан алты кеше чакырылган иде. Алар үз территорияләреннән чыгып урам якка төзелеш материаллары куйганнар, мал- туар өчен кайтарылган жом бушатканнар. Әйтергә кирәк, бу вакытта терлек асраучыларның кайберләре шикәр заводларыннан жом кайтаралар. Янәсе ул вакытлыча гына дип, урамга өеп куялар. Экология саклау хезмәтеннән килүчеләр мондый эшне хупламый, билгеле. Шунда ук беркетмә тутырып җавапка тарту ягын карыйлар. Ә инде комиссия каравына документ кергәч аның буенча тиешле карар да кабул ителергә тиеш. Комиссия членнары да авыл кешесенең хәленә керә белә һәм күп очракта минималь штраф белән чикләнә. Аны да вакытында түләмәсәң, эшнең тагын да катлаулануы ихтимал. Шулай җәмәгать, кыш җитте, кар явып "гөнаһыбызны" күмәр әле дип җиңел уйласак, зур ялгышлык җибәрүебез ихтимал. Аннан соң кесәдән "меңнәр" чыгып китү куркынычы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: жом