Уби "Җылы йорт" балалар приютында Тукай көне узды
Бүгенге ямьле язның матур көнендә без, Уби авылындагы балалар һәм яшүсмерләр «Җылы йорт» приютында тәрбияләнүче балалар белән, халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукайны искә алдык
Аның туган көнен билгеләп үттек. Чыннан да, сөекле Тукаебызны беркайчан да истән чыгармыйбыз, аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез. Шул нисбәттән, без балалар белән «Шүрәле» поэмасыннан мини-спектакль күрсәттек. Анда алар үзләренә бирелгән рольләрне югары осталык белән башкардылар. Бәйрәмебез бик кызык һәм файдалы узды. Бүгенге бәйрәм - ул истәлекле, онытылмас көн һәм һәркемнең күңелендә уелмас эз калдырыр дип ышанып калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев