Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Әти-әнисез калган Михаил, Марина һәм Никитага ярдәм кирәк

21 декабрь көнне Матак авылында килеп чыккан фаҗигале хәл-Федотовлар хуҗалыгында янгын чыгу бөтен район халкын тетрәндерде.

Ә иң аянычы, әлеге янгында йорт хуҗалары-ирле-хатынлы Галина һәм Николай Федотовлар һәм алар гаиләсенә кунакка кайткан 4 яшьлек кызчык янып үлделәр. Галина һәм Николай Федотовларның өч баласы- Михаил, Марина һәм Никита тома ятим һәм йорт-җирсез дә калдылар. Бүгенге көндә Федотовларның балалары бик авыр хәлдә. Бер яктан, әти-әниләренең фаҗигале төстә вафат булулары кайгысы канатларын каерса, торыр җирләренең дә булмавы киләчәккә булган өмет-хыялларын җимерә.

Михаил, Марина һәм Никитага яңа тормыш башлау өчен өй яисә торыр урын кирәк. Бүгенге көндә йорт салу яисә сатып алу зур чыгымнар сорый. Әмма өч ятим баланың моңа көче дә, матди хәле дә юк. Хөрмәтле райондашлар! Сезнең киң күңеллегегезгә, мәрхәмәтлегегезгә ышаныч белдереп, ярдәм сорыйбыз.

Михаил, Марина һәм Никитаның хәленә битараф булмаучылар өчен банк реквизитлары:

Кор/счет: 30101810600000000603

Бик: 049205603

Счет получателя: 40817810662001063790

ФИО получателя: Федотов Михаил Николаевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярдәм кирәк