Яңа елда ничек ял итәбез?
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы оешмаларның күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп, түбәндәгене хәбәр итә.
РФ Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә 1,2,3,4,5,6 һәм 8нче гыйнвар көннәрендә Яңа ел каникуллары булачак. 7нче гыйнвар - Раштуа бәйрәме.
Шул ук маддәнең 2 нче өлеше нигезендә бәйрәм көннәре ял көненә туры килгән очракта бәйрәм көне башка көнгә күчерелә.Русия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016нчы ел, 4нче август, 756нчы номерлы карары нигезендә, әлеге яллар түбәндәге көннәргә күчерелә:
- 1нче гыйнвар, якшәмбе ялы - 24нче февральгә;
- 7нче гыйнвар, шимбә ялы - 8нче майга.
Шулай итеп, 2017нче елда 5 көнлек эш атнасында 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8нче гыйнвар - ял көннәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев