Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Кичә. Бүген. Иртәгә

“Туган як“сыз яши алмыйм, ди Городищедан Мария Бушуева

Городище авылында гомер кичерүче Мария Бушуева өч ир бала әнисе, хөрмәтле ханым булудан тыш, газетабызның тугрылыклы абунәчесе, озак еллар дәвамында укучысы да әле.

Әниләр бәйрәме алдыннан Мария ханым Бушуеваны редакциягә кунак итеп чакырдык, моның үз сәбәпләре дә бар иде. "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте тарафыннан абунәчеләр арасында үткәрелгән акция бәйгесендә җиңүчеләрнең берсе булды ул. Аңа бүләк тә тапшырылды.

Мария Бушуеваның, үзе әйтүенчә, гомере газета-журналлар арасында уза. Кечкенәдән үк туган нигезендә, әти-әнисе үрнәгендә укуга мәхәббәте уяна, аннан мәктәптә балаларга белем биргәндә, озак еллар китапханәче булып эшләү дәверендә дә матбугат аның тугры юлдашчысына әверелә. "Әлбәттә, алар арасында яратып укый торганы һәм иң беренче кулга ала торганы-ул район газетасы",-ди ул.

Тормыш иптәше Александр Бушуев белән алар өч ир-балага гомер бүләк итәләр, белем бирәләр, тәрбия кылалар. Тормыш иптәше бүгенге көндә мәктәптә белем бирә, балаларга хоккей спорты серләренә төшендерә. "Гаиләбез дә безнең интернационал, киленнәрем татарлар, бик дус, тату яшибез",-ди Мария ханым. Балалар исә сигез онык белән шатландырганнар үзләрен.

P.S. Хөрмәтле газета укучыларыбыз! "ТАТМЕДИАның үз басмаларына күпләп язылганнарны телевизор белән бүләкләвен тагын бер кат исегезгә төшерәбез. Бу хакта 2нче биттән тулырак укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туган як