Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Техника төзек һәм имин эшләсен өчен

Хуҗалыкларның машина- трактор паркларында техника төзекләндерү дәвам итә. Кыр эшләре вакытында хезмәтне саклау, техника куркынычсызлыгы һәм иң мөһиме- кеше гомеренә, аның сәламәтлегенә зыян килмәсен өчен кайбер таләпләрне үтәү бик тә мөһим. Шул уңайдан "Гостехнадзор" ның райондагы бүлеге начальнигы, баш дәүләт инспекторы Илдар Шәйхаттаровка берничә сорау бирдек.

-Илдар Иршатович, кышкы чорда механизаторларның һәм инженер- техник хезмәткәрләрнең бөтен эшчәнлеге техниканы алдагы кыр эшләренә әзерләүгә юнәлтелә. Бу уңайдан беренче чиратта нинди эшләрне өстенлекле дияр идегез?
- Башлап шуны әйтим, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 13 ноябреннән "Тракторларга, үзйөрешле юл-төзү машиналарына һәм аларның тагылма прицепларына техник тикшерү үткәрү турында"гы 1013 номерлы карары белән "Гостехнадзор" органнарына үзйөрешле машиналарның (тракторлар, аларга тагылмалар, экскаваторлар, йөк төягечләр, грейдерлар, скреперлар, кәтүкләр, асфальт салучы машиналар, кар чаналары һәм үзйөрешле машиналарның башка төрләренә) техник торышына тикшерү уздыру бурычы йөкләнде. Анда төп игътибар аларның техник торышына, механизаторларның техника белән идарә итүгә рөхсәт документлары булу-булмауга, янгын сүндерү һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү чаралары белән комплектлаштырылуга, конструктив тизлеге сәгатенә 20 километрдан артканнарның ОСАГО иминиятләштерүе булуга биреләчәк. Тикшерү вакытында машина һәм агрегатлардагы дәүләт теркәү номерларының документларда күрсәтелгән номерлар белән тәңгәл килүенә, тракторчыга каралган тәртиптә беркетелгән машина белән идарә итүгә хокукны раслаучы билгеләре булган таныклыкка, медицина аптечкасына, ут сүндергечкә, авария билгесенә, сәгатенә егерме чакрымнан югарырак тизлектә йөрүче машина хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләү полисына, машина һәм аның агрегатының техник торышына, шулай ук әлеге машинаны куркынычсызлык белән эшләтүне тәэмин итүче узелларның (тормоз, руль системалары, сигнал приборы, яктырткычлар, конструкциянең башка элементлары, аларның комплектациясе, тагылманың саклагыч җайланмасы) техник торышына аеруча игътибар итәчәкбез. Кайбер очракта идарә итү руле механизмнарына үз белдекләре белән үзгәреш кертүчеләр дә бар. Завод конструкциясен бозарга һич тә ярамый. Тракторларда таушалган иске тәгәрмәчләр куллану катгый тоела, арттагы якны күрү өчен сул һәм уң якта көзгеләр булу, тавышлы сигналларның, фараларның һәм борылган вакытта кабызылырга тиешле лампочкаларның, двигательне эшләтеп җибәргәндә блокировканың төгәл эшләве аеруча мөһим. Көз һәм кыш айларында тәүлекнең күп өлеше караңгы вакытка туры килә. Шуңа күрә яктырткыч приборларны даими тикшереп торырга кирәк. Сүз уңаенда шуны да искәртим, хуҗалык җитәкчеләре һәм кадрлар бүлеге хезмәткәрләре үзйөрешле машиналарга йөртүче кабул иткәндә аның әлеге техниканы идарә итәргә хокук бирүче документы барлыгын ныклап карасыннар иде. Кайвакыт таныклыкларның гамәлдәге срогы чыгу очраклары да булгалый. Транспорт хуҗалары арасында ОСАГО иминиятләштерү полисын рәсмиләштергәч, тракторны техник тикшерүгә китермәсәң дә ярый дип уйлыйлар һәм зур ялгышалар. Үзвакытында техник тикшерү үтмәгән трактор өчен штраф түләү карала. Быел районда 140 яңа техника теркәлде. Киләчәктә дә машина- трактор алучы аны үзвакытында теркәү тәртибе барлыгын да онытмасын иде.

-Димәк, моның өчен урыннардагы инженерлар да үзләрендә җаваплылык тоярга тиешләр?
-Әйе, һәр оешма яки предприятиедә җитәкче боерыгы нигезендә техниканың эштә төзек хәлдә файдалануын тәэмин итү өчен җаваплы кеше билгеләнә. Куелган бурычка бармак аша карарга ярамый. Техник тикшерү узмаган техника рейска чыгарга тиеш түгел. Шушы тикшерүне узган техникага бер ел дәвамында файдаланырга рөхсәт итүче талон бирелә. Әгәр машина техник төзек түгел яисә ул озак вакыт эшләтелмәгән булса, аның хуҗасы тикшерү көненә кадәр дәүләт техник күзәтчелек инспекциясенә тикшерү көнен кичектерү турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә һәм теркәү билгесен тапшырырга тиеш. Бу очракта тәртип бозучылар административ җаваплылыкка тартыла.

-Язгы кыр эшләренә озак калмый. Басуга чыгар алдыннан тракторларның төзеклегеннән тыш, кайсы механизмнарына нык игътибар булачак?
-Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе, күзәтчелек итү органнары вәкилләре дә искәрткәнчә, язгы кыр эшләрендә катнашачак тракторлар, машиналар техник күзәтү узарга, тормозлары, яктырткычлары төзек, документлары тәртиптә булырга, аптечка, янгын сүндергечләр белән тәэмин ителергә тиеш. Бу безнең таләп кенә түгел, моны Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы да даими контрольдә тота. Кыр эшләрен сыйфатлы башкару, хезмәтне саклау һәм иминлекне тәэмин итү өчен нәкъ шушы күрсәтмәләрне үтәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: техника