Татар Бизнәсе авылында оста көрәшчеләрне ачыкладылар
Татар Бизнәсе авылында элек тә көрәшчеләр бар иде. Район Сабан туйларында бил алышып җиңү яулаган спортчылар да аз түгел. Шушы көннәрдә әлеге авылда узган турнирны ачу тантанасы вакытында аларны да телгә алдылар. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов катнашты.
Бүгенге көндә авылда бик өметле яшь көрәшчеләр үсә. Тренерлары Фәрит Мифтаховның әйтүенчә, аларның барысы да көрәшчеләр түгәрәгендә шөгыльләнәләр икән. Түгәрәкнең дистә елга якын тотрыклы эшләп килүе үзенең нәтиҗәсен дә биргән. Фәрит Мифтахов районда иң оста тренерлардан санала. Аның улы Салават Казан федераль университетында укыган елларында уку йорты өчен һәрчак ярышларда бил алышты, район Сабан туйларында да келәм тотты. Тренерга Татарстан Республикасының спорт һәм яшьләр эшләре министрыгының Мактау Грамотасын да ул көнне бик лаеклы бүләк иттереп тапшырдылар. Казан шәһәренең 18 номерлы хастаханәсендә баш табиб урынбасары булып эшләүче, шәһәр Советы депутаты Рөстәм Бакиров та авылдаш егетләрен сау - сәламәт, нык булып үсүләрен тели. Гомумән, ул үзе дә спортка якын шәхес. Казан каласында яшәсә дә, районда үтә торган көрәш турнирларын карарга еш кайткалый, батырларны да бүләкли. Туган авылында беренче мәртәбә көрәш турнирын оештыручы да ул булды. "Бу ярышларны киләчәктә дә дәвам итәргә, авыл - район данын еракларга күтәрерлек көрәшчеләр әзерләргә кирәк",- ди Рөстәм Сәйфуллович.
Районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, районның агро идарәсе начальнигы, милли көрәш буенча федерация филиалы җитәкчесе Ирек Мөхәммәтҗанов турнирны оештыручыларга ихлас күңелдән рәхмәт әйттеләр. Шуны да искәртим, 2106 ел нәтиҗәләре буенча Рөстәм Бакировка район башлыгы Александр Шадриков "2016 ел иганәчесе" дигән истәлек статуясы тапшырган иде. Әлеге ярышларның Ватанны саклаучылар көненә багышлап үткәрелүе дә тикмәгә түгел. Чөнки, берничә елдан нәкъ әлеге егетләр армия сафларын тулыландырачаклар ич. Кубокларны да "Безнең тамырлар" җәмгыяте берләшмәсе исеменнән әзерләгәннәр. Иганәчелекне дә тумышлары белән шушы авылдан булган яисә әти - әниләре шунда туып - үскән Фәнис Айсин, Исламетдин Низамов, Фәрит Мөдәрисов, Ирек Рәимов, Фәнис Хәйруллин һәм Нияз Хисмәтов кебек олы йөрәкле кешеләр үз өстенә алган. "Авыл егетләрен көрәшкә өйрәтүче Фәрит Мифтаховка аеруча рәхмәт. Ул 2013 елдан бирле балалар белән бик файдалы һәм тынгысыз эш алып бара. Бүгенге көндә дә аның кулы астында 16 бала шөгыльләнә. Аларның күбесе төрле ярышларда катнашып тәҗрибә дә тупларга өлгерде инде",- ди алар. 70 кә якын көрәшче арасында көн буе дәвам иткән ярышларда җиңүчеләр дә билгеле булды. 35 кг. га кадәр үлчәү авырлыгында Рафис Алиуллов, Таһир Кәлимуллин (икесе дә Татар Бизнәсеннән) һәм Данил Спиридонов (Матактан); 40 кг, га кадәр авырлыкта Ильяс Шәрәфетдинов (Татар Бизнәсе), Илназ Хуҗиев (Иске Кәкерле) һәм Раил Сабитов (Кече Чынлы); 45 кг. га кадәр - Адел Җәлалов, Камил Камалов (икесе дә Татар Бизнәсеннән), Илдар Басыйров (Кече Чынлы); 50 кг. га кадәр - Николай Тякин һәм Валерий Кузьмин (икесе дә Матактан); 55 кг. га кадәр - Илназ Миначев (Иске Кәкерле) һәм Николай Чукмарев (Матактан); 60 кг. га кадәр - Илһам Сафин (Шлангадан), Михаил Егоров (техникумнан) һәм Рәсим Фәткуллин (Иске Кәкерледән); 65 кг. га кадәр - Рамил Камалов (Татар Бизнәсеннән), Василий Митрошкин (техникумнан) һәм Дмитрий Шингарев (Матактан); 70 кг. га кадәр - Зөлфәт Хәйбуллов, Фәнис Тимербулатов һәм Фаил Миначев (барысы да Татар Бизнәсеннән), 75 кг. һәм аннан да авырырак үлчәү категориясендә Наил Низамов, Илмир Хәлилов (икесе дә Кече Чынлыдан) һәм Ильяс Бахтиев (Татар Бизнәсеннән) 1 һәм 3 урыннарны яуладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев