Татар Бизнәсе авылы мәдәният йортында озак еллар бергә гомер итүчеләр хөрмәтләнде
Татар Бизнәсе авылы мәдәният йортында "Син гомер агышлары..." дигән хәтер кичәсе , 55, 56, 58, 63 ел бергә гомер итүчеләргә бәйрәм булды. Ул концерт номерлары белән үрелеп барды...
Озак еллар бергә яшәүчеләрдән: "Моның сере нидә?" - дип сорарга яратабыз. Мөгаен, бер-береңнең күңел халәтен тоеп, бер күз карашыннан да аңлашып, үзара ихтирам итешеп яшәгәндә генә кешеләр иллебиш һәм аннан да күбрәк ел бергә гомер итә аладыр ул. Безнең мәдәният йортыбызда узачак бәйрәм кичәбездә сәхнәгә күтәрелгән парлар нәкъ менә шундыйлардан иде. Сара һәм Илалетдин Низамовлар 20нче октябрь көнне 58 ел бергә гомер кичерүче зөбәрҗәт - алтын туйларын билгеләп үтүче, Гөлҗиһан һәм Нурулла Юмангуловлар 20нче май көнне , Фирүзә һәм Шамил Хаернасовлар25нче июнь көнне 56 ел бергә яшәүче зөбәрҗәт туйларын узучы, Мөнирә һәм Мөбәракша Калимуллиннар 29нчы ноябрь, Фәүзия һәм Ирфан Камаловлар 1нче декабрь - берәр көннән зөбәрҗәт туйлары килеп җитүче парларыбыз. Бу олугъ гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүче парларның 55, 56, 58 еллык гомер тарихларына күз салып,тәфсилләп язарга утырсаң, үткәннәрне бер генә кәгазь бите дә сыйдыра алмас иде. Шулай да тормыш юллары бик күп шатлык, сөенеч тулы хәлләрне дә , ачы күз яше тулы вакыйгаларны да үз эченә алган "алтын кияү" һәм "кәләшләрнең" үткән тормышларына кыскача гына тукталып үтмичә мөмкин түгел.
Кеше тормышын агымсуга тиңлиләр. Агымсулардай тиз уалучан гомерне парлашып, бер-береңә терәк булып, кадерен белеп яшәсәң, томыш матур була. Ходай сәламәтлек биреп, иңгә-иң гомер итүнең 55 - аннан озак яшәүләрен билгеләп, алтын туй итүчеләр һәръяклап хөрмәткә, соклануга лаек. Иллебиш ел ул иллебиш көн түгел. Аның һәр мизгеле алар өчен кадерле, якын. Артка әйләнеп карасаң, ниләр генә кичерелмәгән дә, нинди генә авырлыклар күрелмәгән. Биш дистә елдан артык вакыт үтсә дә, бу гаиләләр бер-берсенә булган хисләрен үзгәртмичә, мәхәббәтләрен вакламыйча, тормыш мәшәкатьләре арасында югалып калмыйча матур итеп гомер кичерәләр. Яшь буынның һәр вәкиле өчен үрнәк булырлык тормыш бу! Бәйрәмне Мәдәният йорты җитәкчесе З.Р.Калимуллина үткәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев