Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Суд приставлары һәм автоинспекция хезмәткәрләре бурычлы чүпрәлеләргә рейд белән чыктылар

Район үзәгендә суд приставлары һәм автоинспекция хезмәткәрләренең чираттагы берләштерелгән рейды үткәрелде. Штрафларны һәм алиментларны үзвакытында түләмәүче тәртипсез гражданнарны "акылга утыртуны" максат итеп куйды законга хезмәт итүчеләр.

Рейд вакытында машина йөртүчеләрне туктатып документларны тикшерделәр, штрафларны түләүдән баш тартучыларны ачыкладылар. Кызганычка каршы законга буйсынмаучы гражданнар да күп икән безнең районда. Суд приставы Алсу Албутованың әйтүенә караганда, аларның саны ике меңннән дә артып китә. -Кызганычка каршы, административ хокук бозучылар кесәләрен акчаларын тиз генә чыгарасылары килми һәм штраф түләүдән баш тарталар. Бездә аларның тулы исемлеге бар. Әлбәттә, андыйларга карата җитди чара күрелә. "Бурычлының мөлкәтенә арест салу" дип исемләнгән федераль законның 80 нче маддәсенә нигезләнеп, приставлар шушы бурычларны каплау максатыннан аларның милекләренә арест салырга хокуклы. Бу очракта андый машина хуҗалары кәрәзле телефонсыз, автомагнитоласыз һәм башка милексез калырга мөмкин,- ди Алсу Албутова.

-Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен түләнмәгән 500 сум штраф та машина хуҗасын аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бурычыңны вакытында түләмәсәң, 15 тәүлеккә кадәр төрмәгә ябып куюлары да бар. Штраф күләме 3 мең сумнан артып китсә, суд приставлары машина йөртүченең милкен кулга алырга да хокуклы. Милкеңне кире кайтару өчен тагын да күбрәк акча чыгарырга туры килүе бар. Шуңа күрә, штрафларны үзвакытында түләгез, белә торып башыгызга бәла алмагыз, законнан берәү дә качып котыла алмый,- дип сүзгә кушыла ЮХИДИ нең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Суд приставлары һәм автоинспекция хезмәткәрләре рейд