Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Сыната торганнардан түгел ул

Сирачетдинов Рамиль Дамир улы, Иске Чокалы урта мәктәбен 4-5 билгеләренә генә тәмамлаганнан соң, Казан шәһәренең социаль- мәгариф академиясенең юридик факультетына укырга кереп, югары белем ала. Укып юрист һөнәрен үзләштергәннән соң, армия сафларына алына.

Рамиль хезмәтен Ульян шәһәренең коры җирләр гаскәрендә башлап 4 ай хәрби өйрәнүләр уза. Шул вакыт эчендә ул "Хәрби хәзерлек отличнигы" исеменә лаек була. Иптәшләре арасында ул үзен тәртипле, эш сөючән, тыңлаучан итеп күрсәтә. Физик яктан аеруча нык егетләрнең берсе дә була. Чираттагы өйрәнүләр вакытында югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен Мактау Кәгазе белән бүләкләнә. Хәрби частьтә махсус өйрәнүләрдән соң, Көньяк хәрби округның Ростов-на Дону шәһәренә күчерелә. Монда аны антитеррор бүлекчәсенә сайлап алалар. Хәрби бурычын үтәүгә әзер торучы солдатны командирлары да яраталар, хөрмәт итәләр, хәрби антына, Ватанга тугры булуын югары бәялиләр. Шуны раслап, батальон командирыннан Иске Чокалы авылында яшәүче Рамильнең әти-әнисенә Рәхмәт Хаты килә. Анда түбәндәге юллар язылган:

-Хөрмәтле Дамир Ирфан улы һәм Миләүшә Мансур кызы! Улыгызның антитеррор бүлекчәсендә хәрби бурычын үрнәк һәм намус белән үтәве турында шатланып хәбәр итәбез. Рамиль иң әзерлекле, дисциплиналы, частьнең горурлыгы булып тора. Сезгә Ватаныбызны ышанычлы саклаучы, шундый ир бала тәрбияләп үстергәнегез өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби хезмәт