Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Салымнарны 1 октябрьгә кадәр түләргә кирәк

ТРда Федераль салым хезмәте идарәсенең 8 номерлы районара инспекциясе 2015 елның 1 октябрендә транспорт, милек һәм җир салымнарын түләү вакыты тәмамлануы хакында искәртә.

-Салымнарны түләүне соңгы көнгә кадәр тотмаска киңәш итәбез. Түләүләрне барлык банк бүлекчәләрендә, "Электрон Татарстан" инфоматлары һәм интернеттагы физик затларның шәхси кабинетлары, ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша башкарырга мөмкин. Салымнар буенча нинди дә булса сораулар туса, безгә-райондагы салым бүлегенә яки салым органының www.r16.nalog.ru сайтына кереп белешмә алырга да мөмкин. Салымнар түләү буенча квитанцияләр килми калган очраклар булса, шулай ук, тиз арада мөрәҗәгать итүләрен сорыйбыз. Вакытында түләнмәгән салымнарга пеня күләме өстәлеп штраф кәгазьләре киләчәк,-ди райндагы салым бүлеге инспекторы Венера Сәләхетдинова.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: салымнар